Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Республиканың 2017 елгы бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты парламент комитеты тарафыннан хупланды

15 май 2018, 13:03

Республиканың 2017 елгы бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты парламент комитеты тарафыннан хупланды
15 майда Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында депутатлар Татарстанның 2017 елгы һәм агымдагы елның беренче кварталы бюджетлары үтәлешен тикшерделәр. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

"2017 елда ТР бюджеты үтәлеше турында" закон проектын комитет әгъзалары игътибарына ТР Финанс министры Радик Гайзәтуллин тәкъдим итте.

Чыгыш ясаучы әйткәнчә, республика бюджетына 2017 елда 287,6 млрд сум акча кергән. Керемнең күпчелек өлеше нефть чыгаручы компанияләргә туры килә - алар бюджетның 61,6 процентын тутырганнар.

Физик затлар кереме хисабыннан алынган салым күләме 69,4 млрд сум тәшкил иткән - бу да планнан шактый артык.

Чыгымнар күләме 274 млрд сумга җиткән.

Татарстанның дәүләт бурычы үзгәрешсез калып килә - 2017 елда ул 93,3 млрд сумнан артмады.

2017 елда республиканың федераль бюджеттан алып торган бурычларын (барлыгы 84,9 млрд сум) түләү озак вакытка тулысынча кичектерелде.

Министр биргән мәгълүматка карата фикерен белдереп, комитет рәисе Леонид Якунин 2017 ел республика бюджеты өчен уңай нәтиҗә белән төгәлләнгән.

ТР Хисап палатасы рәисе урынбасары әлеге закон проектына карата уңай бәяләмә белән таныштырды.

Комитет Дәүләт Советына "2017 елга РТ бюджеты үтәлеше турында" ТР законы проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды (ММИТФ) директоры Алсу Мифтахова представила проект закона РТ "2017 елга РТ ММИТФ бюджеты үтәлеше турында" закон проектын тәкъдим итте.

Депутатлар әлеге документны да хупладылар.

Аннары комитет утырышында ТР Хисап палатасының 2017 елдагы эшчәнлеге турында ведомство җитәкчесе урынбасары Альберт Вәлиев сөйләде.

2017 елның беренче кварталында ТР бюджетының һәм ММИТФ бюджетының үтәлеше турында мәгълүматлар белән Радик Гайзәтуллин һәм Алсу Мифтахова чыгыш ясадылар.

Комитетта каралган мәсьәләләр буенча фикер алышуларда комитет рәисе Леонид Якунин, аның урынбасары Илдус Касыймов һәм депутат Альберт Фәхретдинов катнаштылар.

Мәгълүмат үзәге