төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото














Яшь парламентарийлар Татарстанда экология хәрәкәте буенча концепцияне хуплады

15 май 2018, 18:43

Яшь парламентарийлар Татарстанда экология хәрәкәте буенча концепцияне хуплады
Бүген Дәүләт Советында Иҗтимагый яшьләр палатасының XII утырышы узды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры киңәшчесе Андрей Кондратьев, парламент комитетлары рәисләре, министрлык һәм ведомствлардан вәкилләр катнашты.

Иң элек яшь парламентарийлар Татарстаның 2021 елга кадәр экологик хәрәкәт буенча концепциясен карадылар. Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстем Камалов үз чыгышында өч ел эчендә республикада яшәүчеләре арасында экологик тәрбия һәм аңлату эшләренең  активлашуын билгеләп үтте һәм моны табигатьне саклау эшчәнлегендә уңай күренеш дип бәяләде.

Докладчы сүзләренә караганда, республикада яшьләр табигатьне саклау эшчәнлегенә эзлекле рәвештә җәләп ителә. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә 217 мең балага экологик тәрбия  бирелә, өстәмә белем бирү системасында исә 5 экологик үзәк эшли. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә социаль-экологик акцияләр уздырыла, кайбер гомуми белем бирү учреждениеләрендә уку-укыту планына "экология" дәресе кертелгән, экология сыйныфлары оештырыла һәм түгәрәкләр үткәрелә, төрле факультатив дәресләр дә уздырыла. Татарстанда өлкән  кешеләр да экологик  иреклеләр хәрәкәтенә тартылган: 2017 нче елда республикада  яшәүчеләрнең яртысы агач утырту чарасында һәм  башка экология акцияләрендә катнашты.

Рөстем Камалов чарада катнашучыларга Татарстаның 2021 елга кадәр экология хәрәкәте буенча концепциясен тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, алдагы концепциядә 31 пункт булган һәм муниципаль районнар, министрлык һәм ведомстволар алдына куелган барлык бурычлар да үтәлгән.

Концепцияне гамәлгә ашыру  бердәм координацион экологик юнәлешле гражданлык җәмгыяте институтлары һәм учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү үзәген булдыруны күз алдында тота.  Алар бергәләп экологик тәрбиянең дәрәҗәсен арттыру, әйләнә-тирә мохитне һәм табигый байлыкларны саклау мәсьәләләре өстендә эшләчәкләр. Бу эшкә яшьләрнең, студентларның экологик отрядларын җәлеп итәргә ниятлиләр.

Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин Татарстанда  2019-2020 елларда яшь эшмәкәрләргә  өстәмә ярдәм итү чаралар турында чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда  республикада 15 яшьтән 25 яшькәчә  эш көчендәге кешеләр саны  9% тәшкил итә. Кече һәм урта эшкуарлык оешмалары бизнеска күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә тырышалар. Әлеге максатка ирешү өчен төрле форумнар, эш башлаучы эшкуарлар өчен мәктәпләр оештырыла. Чараларның иң нәтиҗәле - "Бизнес-курс Google", анда бүгенге көндә 30 меңнән артык кеше укый.

Утырыш барышында эшче төркем формалаштылар. Ул яшь бизнесменнарга өстәмә ярдәм итү чаралары белән шөгыльләнәчәк.

Моннан тыш, ТР Президенты каршындагы  Эшмәкәрлек советы координаторы Айрат Сөнгатуллин яшь  эшкуарлыкның үстерү векторын билгеләде. "Безнең фикеребезчә, яшь эшкуарларга ярдәм итәргә кирәк, бу яшьләр арасында эшсезлек дәрәҗәсен киметәчәк, алар үзләре дә  үзгәрешләргә әзер", - диде ул.

Моның өчен мәктәп бизнес-компанияләрен, студентларның бизнес-инкубаторларын үстерергә кирәк,  шул очракта студентлар үз проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлеген алачаклар. Казан дәүләт энергетик университетының бизнес-инкубаторы тора мона ачык мисал булып тора.

Авыл эшкуарларына аерым игътибар кирәк.  Авыл яшьләренең бизнес нигезләрен белмәүләре төп мәсьәлә булып кала .

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Владислав Усанов 2018 елның төбәк  һәм федераль яшьләр форумнарына теркәләү башланды дип белдерде.   Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзаларына бу чараларда актив катнашырга тәкъдим ителде һәм шулай ук бөтен республика активистларын җәлеп итү бурыч куелды.

Утырыш барышында яшь парламентарийлар берничә федераль закон проектлары турында фикер алыштылар, оештыру мәсьәләләрен карадылар.

Соңыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова яшь парламентарийларның  һәнәри осталыклары артуын билгеләп үтте,  шул ук вакытта утырышларга  әзерлекне арттыру кирәклегенә басым ясады.     

30 майда Татарстанның  барлык муниципаль оешмаларыннан яшь парламентарийлар Дәүләт Советында  яшь закон  чыгаручыларның беренче  форумына җыелачак.

Алинә Сысоева,  Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.