Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото











Комитет Бөгелмә хакимиятенең гражданнарны җәмәгатъ тәртибен саклауга җәлеп итүен контрольдән төшермәячәк

17 май 2018, 12:37

Комитет Бөгелмә хакимиятенең гражданнарны җәмәгатъ тәртибен саклауга җәлеп итүен контрольдән төшермәячәк
16 майда Бөгелмәдә парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды. Депутатларның күчмә утырышкны анда уздыруының сәбәбе - әлеге муниципаль районда гражданнарны җәмәгать тәртибе саклауга җәлеп итү турындагы законнарның начар үтәлүе булды.

Утырыш башланганчы, депутатлар Бөгелмәнең ике җәмәгатьчелек тәртибе пунктында һәм кадетлар мәктәбендә булдылар. Әлеге пунктларда алар соңгы айлардагы уңай үзгәрешләргә игътибар иттеләр. Шул ук вакытта депутатлар Бөгешмәнең бу юнәлештә башка зур шәһәрләргә караганда шактый сүлпән эшләвен билгеләп үттеләр һәм хакимият вәкилләрен җәмәгатьчелек пунктлары эшчәнлегенә халык дружиналарын активрак кушырга чакырдылар.

Комитет утырышы Юөгелмә районы башкарма комитеты бинасында үтте. Утырышта катнашучыларны район җитәкчелеге исеменнән Бөгелмә башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов сәламләде.

Утырышның көн тәртибен тәкъдим иткәч, комитет рәисе Шакир Яһудин узган елның көзендә кабул ителгән карарны искә төшерде. Әлеге карар Бөгелмәдә халык дружинавлары аз булу һәм предприятиеләр җитәкчеләренең җәмәгать тәртибен саклауда катнашудан баш тартуы билгеләп үтелә. "Комитет карарын үтәүне тикшерү күрсәткәнчә, 2018 елның 1 апреленә шәһәрдә һәм района 41 ирекле халык дружинасы оештырылган, аларга 411 кеше язылган, - диде ул. - Бу начар күрсәткеч түгел дә кебек. Әмма муниципаль район хакимиятенә тәкъдим ителгән чаралар һаман үтәлеп бетмәгән".

Бөгелмә районында һәм шәһәрендә парламент комитеты карарын үтәүнең торышы турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков чыгыш ясады. Ул калып килүче кимчелекләрнең сәбәрләрен анализлады, халык дружиналары оештыру турында законнарны үтәдән читтә калучы оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләрен тәнкыйтьләде.

Аның сүзләрен куәтләп, комитет рәисе урынбасары Рафил Ногманов муниципалитет хакимиятен уртак эшкә кушылмаган җитәкчеләргә карата катгый чаралар күркргә чакырды. "Хәтта административ русурсны кулланудан  да курыкмаска кирәк, - диде ул. - Барыгыз да беләсез, соңгы елларда полиция штатлары кыскартыла, җинаятьчелеккә каршы көрәшү кыенлаша бара. Мондый шартларда белеп торсыннар, бүген беркемне дә дружинага бирмәсәләр, иртәгә үзләренең үк балалары җинаять юлына басарга яки җинаятьчеләр корбаны булырга мөмкин бит".

Тема буенча фикер алышуларда депутатлар Сергей Рачков, Разия Садыйкова, Илдар Шамилов, Рөстәм Абдулхаков, Эчке эшләр министрлыгы һәм Бөгелмә муниципаль районы вәкилләре катнашты.

Әңгәмәгә йомгак ясап, комитет рәисе Шакир Яһудин, район җитәкчелеге тарафыннан шактый эш башкарылуга карамастан, Бөгелмә кебек зур шәһәр өчен моның бик аз булуын билгеләп үтте. "Моның хәтле дружинник опетарив хәлгә уңай тәэсир итәр дип өметләнеп булмый, - диде ул. -  Шуңа күрә әлеге сорауны контрольдән төшереп булмый. Без Бөгелмәдә бу юнәлештә законнарның үтәлешен киләчәктә тагын тикшерергә тиеш".

Комитет утырышында башка сораулар да каралды.

Җәүдәт Юнысов, Дәүләт Советы матбугат хезмәте