Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото














Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы 24 майда булачак

17 май 2018, 17:30

Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы 24 майда булачак
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы 24 май көнне узачак. Бу хакта бүген Татарстан парламентының Президиум утырышында билгеле булды.Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.

Президиум утыз сигезенче  утырышының көн тәртибенә унике сорау тәкъдим итте. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина хәбәр итүенчә, утырышка биш закон проекты чыгарыла. Депутатлар "2017 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында”, “2017 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында” һәм “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектларын беренче укылышта караячаклар. “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” законга кертелә торган үзгәрешләр икенче, ә  Сайлау кодексына кертелә торган үзгәрешләр өченче укылыш процедурасын узачаклар.

Депутатлар ТР Дәүләт Советы тарафыннан 2005 елның 26 маенда кабул ителгән  “Сәяси репрессияләрнең реабилитацияләнгән корбаннары хокукларын торгызу буенча  республика комиссиясе турында” карарга үзгәрешләр кертәчәкләр.

УтырыштаТатарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм аларны үстерү турында доклад һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат булачак. Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты үз эшчәнлеге турында хисап ясаячак.

Шулай ук депутатлар каравына ике федераль закон проекты һәм Удмурт Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон чыгару инициативасы тәкъдим ителә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары