төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 19 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы (2018 елның 19 мае)

18 май 2018, 13:12

Хөрмәтле журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Массакүләм мәгълүмат чаралары еш кына җәмгыятьнең иҗтимагый рухын билгели, социаль кыйммәтләр булдыруга һәм кешенең, аеруча яшьләребезнең тормышына дөрес юнәлеш бирүгә мөһим өлеш кертә. Республикабыздагы массакүләм мәгълүмат чаралары соңгы елларда оештыру ягыннан да, кадрлар белән тәэмин ителү җәһәтеннән дә шактый алга китте. Язмаларның сыйфаты яхшы якка үзгәрде. Заманча мәгълүмат технологияләре – Интернет, цифрлы, спутник һәм интерактив телевидение масс-медиа көндәлек куллана торган чараларга әверелде. Бүген республикада 561 басма массакүләм мәгълүмат чарасы, 91 телеканал һәм телепрограмма, 105 радиоканал һәм радиопрограмма, 193 электрон вакытлы матбугат басмасы, 13 мәгълүмат агентлыгы эшли. Узган ел республикабызның иң өлкән басмаларының берсе – “Республика Татарстан” газетасы үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте, ә шушы көннәрдә генә “Ватаным Татарстан” газетасының иҗат коллективын шундый ук олы бәйрәме белән котладык. Хөрмәткә лаек әлеге басмаларыбызның республика халкы арасында абруйлы булуы, укучыларының ышанычын аклавы шатландыра, алар, гадәттәгечә, үтемле язмалары белән рухландыруны дәвам итә. Дәүләт милли вакытлы матбугатны саклап калырга, муниципаль массакүләм мәгълүмат чараларын үстерергә ярдәм итә. Әлеге эш барышында мөһим урынны күп профильле “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы” медиа-холдингы биләп тора.

Хөрмәтле дуслар! Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегендә элек-электән дәүләт абруе, җәмгыять мәнфәгатьләре, гаилә бөтенлеге һәм шәхес – иң өстенлекле кыйммәтләр булды. Сезнең гади кешене яклап  әйтелгән сүзегез, шәһәр һәм авыл тормышы белән ихлас кызыксынуыгыз бүген аеруча мөһим. Шул ук вакытта журналистның үз аудиториясе каршында социаль җаваплылыгын истә тотарга, шәхес намусына кагыла торган мәгънәсез һәм әхлаксыз гыйбарәләр кулланудан, көч куллануны һәм рәхимсезлекне аклаудан сак булырга кирәк. Сез һәрвакыт иҗтимагый тормышта актив катнашучы затлар булырга, илебез журналистикасының күркәм гореф-гадәтләрен дәвам итәргә тиеш.

Бүгенге бәйрәм көнендә Татарстанның барлык масс-медиа хезмәткәрләренә кызыклы һәм үтемле эшләр, истә кала торган материаллар, иҗади уңышлар телим. Тиражларыгыз  – зур, абруегыз югары булсын! Бәхет, иминлек, үзегез хезмәт итә торган халыкның чиксез рәхмәте юлдаш булсын!



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.