төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 23 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото









Шакир Яһүдин: "Һәркем квалификацияле юридик ярдәмгә хокуклы"

23 май 2018, 17:11

Шакир Яһүдин: "Һәркем квалификацияле юридик ярдәмгә хокуклы"
Татарстанда гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтүдә 148 адвокат катнаша. Бу хакта бүген "Татарстан Республикасында гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында" ТР законын гамәлгә ашыру турында матбугат конференциясендә билгеле булды.

Парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин һәркемнең квалификацияле юридик ярдәмгә хокуклы булуын билгеләп узды. Законда каралган аерым очракларда бу ярдәм бушлай үткәрелә. 2012 елда Татарстанда бу хакта закон гамәлгә кертелгәнен искәртте. Республикада бу мәсьәләдә вәкаләтле орган Татарстанның Юстиция министрлыгы булганын шәрехләде.

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин 2018 елның беренче кварталында республиканың дәүләт хакимияте органнарына юридик ярдәм сорап, 11 меңнән артык мөрәҗәгать килеп ирешкәнен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, көнкүрештә һәркемнең юридик сорауларга юлыгуы ихтимал. Бу милеккә хокук, хезмәт хакын вакытында түләмәү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм башкалар. “Катлаулырак мәсьәләләр дә була. Гражданинның аларны мөстәкыйль генә хәл итә алмавы да ихтимал, шуңа күрә ул юристларга мөрәҗәгать итә. Без барыбыз да адвокат хезмәтләре өчен түли алмаучы категория дә булуын аңлыйбыз, шуңа күрә, Конституция нигезендә, бушлай юридик ярдәм турында закон кабул ителде. 2012 елның ноябрендә закон үз көченә керде, 2013 елның февраленнән Юстиция министрлыгы, вәкаләтле орган буларак, шушы вазифаны башкаруга кереште”, - диде.

Рөстәм Заһидуллин бушлай юридик ярдәм күрсәтүдә дәүләт һәм дәүләти булмаган система булуын билгеләп узды. Дәүләт системасына дәүләт хакимияте органнары, адвокатлар җәмәгатьчелеге кертелгән. “Адвокатлар килешү нигезендә эшли. Ел саен Татарстанның Адвокат палатасы һәм Юстиция министрлыгы арасында килешү имзалана. Бүген бушлай системада 148 адвокат катнаша”, - дип әйтте.

Министр соңгы 5 елда бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында адвокатларның активлыгы кими баруын билгеләп узды. Бу нисбәттән, 2017 елда министрлыкның республика Президентына бушлай юридик ярдәмнең аерым төрләре буенча адвокатка түләүне арттыру инициативасы белән чыкканын белдерде. “Президент хуплагач, 2018 елдан адвокат хезмәтләренең кайбер төрләре буенча тарифлар артты. Нәтиҗәсен күрәбез: безнең системага кушылучы адвокатлар арта”, - диде.

Рөстәм Заһидуллин адвокатларның телдән һәм язма консультация бирүен, хокукый характерда документлар тутырырга булышуын, гражданнар мәнфәгатьләрен судларда яклавын шәрехләп үтте. Дәүләт системасында ел саен  уртача 200 ләп кешегә ярдәм күрсәтелә.

Дәүләти булмаган система исә, юридик клиникалардан гыйбарәт. Министр юридик клиникаларның югары уку йортлары каршында оештырылуын әйтте. “Бүген шундый 8 клиника бар. Тагын Тимирясов исемендәге Казан инновацин университеты каршында дәүләти булмаган үзәк эшли. Юридик клиникалар елына уртача 1200 -1400 кешегә бушлай юридик ярдәм күрсәтә, дәүләти булмаган үзәккә ел саен 300-400 ләп кеше мөрәҗәгать итә”, - диде.

ТР Адвокатлар палатасы советы әгъзасы Айнур Әхмәдиев бушлай юридик ярдәмгә аз керемле кешеләр, инвалидлар, сугыш ветераннары, ата-анасыз калган ятимнәр, эшкә яраксыз гражданнар дәгъва кыла алуын билгеләп узды. Нигездә, гражданнар юристларга торак-коммуналь хуҗалык түләүләре, пенсия белән тәэминат, алиментлар буенча сораулар һәм башкалар буенча мөрәҗәгать итә. Шулай да, Айнур Әхмәдиев сүзләренә караганда, кеше бу категорияләрнең берсенә дә кермәсә дә, тик бик авыр хәлгә юлыккан икән, судта бушлай ярдәм күрсәтелергә мөмкин. Әмма ул һәр очракның индивидуаль каралуын әйтте.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.