төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 25 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлавы (2018 елның 24 мае)

23 май 2018, 17:22

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  Ф.Х.Мөхәммәтшинның Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне  белән котлавы (2018 елның 24 мае)
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Славян язуы һәм мәдәнияте көне белән тәбрик итәм.

Бу бәйрәм – бөек мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодийны олы ихтирам белән искә алу көне. Унбер гасыр элек алар славян халыкларына борынгы славян телләренең яңгырашын үзенә туплаган, бөтен нечкәлекләрен исәпкә алган үзенчәлекле «кириллица» әлифбасын бүләк итәләр. Шул рәвешле, зур тарихи һәм геосәяси әһәмияткә ия булган көнчыгыш-христиан  мәдәниятенең гомуми киңлеген үстерүгә,  мәдәни һәм рухи  бөтенлегенә   нигез салына һәм  мәгърифәткә, фәнгә юл ачыла. XXI гасырда яшәүче һәркем өчен бу көн аерым мәгънәгә ия. Ул  руслар, болгарлар, серблар, украиннар, белоруслар һәм башка халыклар бердәмлегенең якты  символы булып тора һәм православие  христиан тәгълиматына, аның югары әхлакый идеалларына нигезләнә торган рухи традицияләрнең уртак булуын искә төшерә.

Татарстан ­– күп төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштергән республика. Биредә гасырлар дәвамында 170 тән артык халык дус һәм тату гомер кичерә. Милли үзенчәлекләрне, телләрне, гореф-гадәтләрне саклап калу, милли мәгарифне һәм мәдәниятне үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Шул ук вакытта безнең барыбызны да, төрле милләт һәм дин вәкилләрен, рус теле берләштерә. Мәдәни мирасны үзара баетып һәм тарихи сәхифәләрне истән чыгармыйча, татарстанлылар һәрвакытта да туган илебезнең бөтенлеге һәм милли иминлеге сафында торалар, уртак йортыбызда бердәмлекне, тынычлык һәм татулыкны һәрьяклап ныгыталар.

Кадерле дуслар! Славян язуы һәм мәдәнияте көне җәмгыятьтә үзара аңлашуны ныгытуда  тагын бер адым булыр, бер-беребезне яхшырак белергә, Россия Федерациясе халыкларының бай рухи һәм әдәби-сәнгати мирасына мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирер дип уйлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм барлык эшләрегездә уңышлар телим.

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.