Фәрит Мөхәммәтшин мәдәниятне үстерүне көчәйтергә чакырды
21 май 2018, 17:36
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре, партия Генераль Советы Президиумы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә “Юнәлеш 2026” Бөтенроссия конференциясендә катнашты.
Чара “Бердәм Россия” партиясенең Югары Советы һәм Генераль советының уртак утырышы рәвешендә узды. Моннан тыш Татарстан парламенты башлыгы кайбер эшлекле очрашулар үткәрде.
Конференциядә РФ Президенты Владимир Путинның “май ае указлары”нда куелган бурычларны тормышка ашыруда партиянең гамәлләре каралды.
“Бүген, Хөкүмәт әле яңа гына оешкан бер мәлдә, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Президент тарафыннан куелган бурычларны карап тикшерүе чиктән тыш мөһим”, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Ул “Бердәм Россия”нең, парламент күпчелеге партиясе буларак, Президент куйган максатларга ирешү мөмкинлеген көчәйтүдә төп роль уйнавын басым ясап әйтте.
Партия конференциясе эше йомгаклары буенча резолюция кабул ителде. Партиянең төбәк бүлекләре ай дәвамында аңа үзенең тәкъдимнәрен кертергә мөмкин. “Резолюцияне авыл хуҗалыгы темасы белән тулыландыру кирәк, дип исәплим. Икътисадта авыл хуҗалыгы секторларының күпчелек өлеше яңартуны таләп итә”, – дигән фикерен белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук резолюциядә мәдәниятне үстерү, күптеллелеккә һәм күпмилләтле үсешкә ярдәм итү бүлекләренең юклыгына да игътибарын юнәлтте.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте
|