Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Фәрит Мөхәммәтшин мәдәниятне үстерүне көчәйтергә чакырды

21 май 2018, 17:36

Фәрит Мөхәммәтшин мәдәниятне үстерүне көчәйтергә чакырды
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре, партия Генераль Советы Президиумы әгъзасы Фәрит Мөхәм­мәтшин Мәскәүдә “Юнәлеш 2026” Бөтенроссия конферен­циясендә катнашты.

Чара “Бердәм Россия” партиясенең Югары Советы һәм Генераль советының уртак утырышы рәвешендә узды. Моннан тыш Татарстан парламенты башлыгы кайбер эшлекле очрашулар үткәрде.

Конференциядә РФ Президенты Владимир Путин­ның “май ае указлары”нда куелган бурычларны тормышка ашыруда партиянең га­мәл­ләре каралды. 
“Бүген, Хөкүмәт әле яңа гына оешкан бер мәлдә, “Бер­дәм Россия” сәяси пар­тия­се­нең Президент тарафыннан куелган бурычларны карап тикшерүе чиктән тыш мөһим”, – дип билгеләп үтте Фәрит Мө­хәммәтшин. Ул “Бердәм Рос­сия”­нең, парламент күпчеле­ге партиясе буларак, Президент куйган максатларга ире­шү мөм­кин­леген көчәйтүдә төп роль уйнавын басым ясап әйтте.

Партия конференциясе эше йомгаклары буенча резолюция кабул ителде. Партия­нең төбәк бүлекләре ай дә­вамында аңа үзенең тәкъдим­нәрен кертергә мөм­кин. “Резолюцияне авыл ху­җалыгы темасы белән тулыландыру кирәк, дип исәп­лим. Икътисадта авыл хуҗа­лыгы сектор­ларының күп­челек өлеше яңартуны таләп итә”, – дигән фикерен белдерде Фәрит Мөхәм­мәтшин.  Ул шулай ук резолюциядә мәдә­ниятне үстерү, күптел­лелеккә һәм күпмилләтле үсешкә яр­дәм итү бүлеклә­ренең юк­лы­гына да игътибарын юнәлт­те.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте