Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы ачылды

24 май 2018, 10:40

Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы  ачылды
Бүген иртәнге сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы ачылды.

Утыз сигезенче  утырышының көн тәртибенә унике сорау тәкъдим ителгән иде. Аларның  бишесе - Татарстан Республикасы законнары проектлары. Депутатлар "2017 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында”, “2017 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында” һәм “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектларын беренче укылышта караячаклар. “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” законга кертелә торган үзгәрешләр икенче, ә  Сайлау кодексына кертелә торган үзгәрешләр өченче укылыш процедурасын узачаклар.

Депутатлар ТР Дәүләт Советы тарафыннан 2005 елның 26 маенда кабул ителгән  “Сәяси репрессияләрнең реабилитацияләнгән корбаннары хокукларын торгызу буенча  республика комиссиясе турында” карарга үзгәрешләр кертәчәкләр.

УтырыштаТатарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм аларны үстерү турында доклад һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат булачак. Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты үз эшчәнлеге турында хисап ясаячак.

Шулай ук депутатлар каравына ике федераль закон проекты һәм Удмурт Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон чыгару инициативасы тәкъдим ителә.

Көн тәртибен тикшерү барышында парламентның профиль комитетлары рәисләре Шакир Яhүдин, Леонид Якунин, Светлана Захарова һәм Разил Вәлиев өстәмә тәкъдимнәр белән чыктылар.

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышының көн тәртибен түбәндәге мәсьәләләрне кертеп расланды:

“2017 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында”   451-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

“2017 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында” 452-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

“Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”         385-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында                         (III укылыш).

“Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”  422-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

“Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 455-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

“Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”  457-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

Сәяси репрессияләрнең реабилитацияләнгән корбаннары хокукларын торгызу буенча  республика комиссиясе составына үзгәрешләр кертү хакында.

“2017 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында” Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы доклады.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты эше турында хисап.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат.

“Россия Федерациясе Урман кодексының 74 статьясына һәм “Россия Федерациясе Урман кодексын гамәлгә кертү турында” Федераль законның  4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Удмурт Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

“Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында” Федераль законга клиник тәкъдимнәр мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү хакында” 449180-7 номерлы федераль закон проекты турында.

“Россия Федерациясендә дәүләт яшьләр сәясәте турында”             1103505-6 номерлы федераль закон проекты хакында (дәүләт яшьләр сәясәтен законнар белән җайга салу өлешендә).

 “Россия Федерациясе Салым кодексына үзгәрешләр кертү турында             (халыкара оешмаларның, коммерциягә карамаган дәүләтнеке булмаган чит ил оешмаларының, чит ил дини оешмаларының структур бүлекчәләрен салым органнарында исәптә тоту өлешендә)” 441856-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 21.7 статьясына үзгәреш кертү хакында” 421954-7 номерлы федераль закон проекты турында (хәрби исәпкә алынырга тиешле гражданнарның хәрби исәпкә алу документларын – персональ электрон картаны һәм хәрби билетка алмашка бирелгән белешмәне югалткан өчен җаваплылыгын билгеләү хакында).

“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына азартлы уеннардан  максатчан күчерүләрне түләмәгән яисә тулысынча түләмәгән өчен  азартлы уеннарны оештыру һәм уздыру өлкәсендә хокук бозулар өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 423673-7 номерлы федераль закон проекты турында.   

 “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.1 һәм 8.8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында”                     428404-7 номерлы федераль закон проекты турында (җир кишәрлеген рөхсәтсез биләгән, җир кишәрлекләреннән максатка ярашсыз файдаланган, шулай ук җирләрне максатчан билгеләнештә файдалану өчен яраклы хәлгә китерү йөкләмәләрен үтәмәгән өчен кисәтү рәвешендә административ җәза билгеләү өлешендә).

“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 2.5 статьясына үзгәреш кертү хакында” 428975-7 номерлы федераль закон проекты турында (җинаять законнары һәм административ законнар нигезләмәләрен аерым категориядәге гражданнарны җаваплылыкка тарту өлешендә килештерү хакында).

“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 435964-7 номерлы федераль закон проекты турында (машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын бозган өчен йөк ташучының җаваплылыгын билгеләү өлешендә).

“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына җиңел сәнәгать товарларының  законсыз әйләнешенә  каршы көрәш чараларын көчәйтү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 438572-7 номерлы федераль закон проекты турында.

“Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында” Федераль законның 16 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 429017-7 номерлы федераль закон проекты хакында (күпфатирлы йортларда һәм (яисә) алар янәшәсендәге территорияләрдә урнашкан җәмәгать туклануы оешмалары объектларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сатуны җайга салу өлешендә).

“Россия Федерациясе салым органнары турында” Россия Федерациясе Законының 15 статьясына һәм “Семипалатинск полигонында атом-төш сынаулары аркасында радиация йогынтысына дучар булган гражданнарга социаль гарантияләр турында” Федераль законның 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 450403-7 номерлы федераль закон проекты турында (күрсәтелгән закон актларында кулланыла торган терминнарны мәгариф турында федераль законга туры китерү өлешендә).

“Сугыш чоры балалары турында”  449416-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

“Мәгариф оешмаларында балаларның сәламәтлеген саклау мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 426529-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

“Әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке тартудан  гражданнарның сәламәтлеген саклау турында” Федераль законның 13 һәм 16 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 435702-7 номерлы федераль закон проекты турында (тәмәке әйберләренә бәяләргә ташламалар ясауны тыю турындагы нигезләмәләрне ачыклау өлешендә).

“Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 438863-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе халыклары телләре  арасыннан булган  туган телне һәм Россия Федерациясе составындагы республикаларның дәүләт телләрен укыту  өлешендә).

Төрлесеннән.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары