Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Фәрит Мөхәмәтшин #Подписка бүләк ит акциясенә кушылды

24 май 2018, 11:55

Фәрит Мөхәмәтшин #Подписка бүләк ит акциясенә кушылды
Бүген Дәүләт Советында республика матбугатына язылу акциясенең мобиль офисы эшләде. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте оештырган #Подписка бүләк ит акциясен депутатлар да хуплады.

Гадәтә, депутатлар актив рәвештә республикада чыга торган газета һәм журналарга язылалар,  үзләре шефлык иткән социаль учрежденияләргә һәм ветераннарга да  бүләк ясыйлар.

Татарстан Дәүләт Советының утыз өченче утырышы ачылышына кадәр парламент башлыгы Фәрит Мөхәмәтшин, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, комитет рәисләре һәм башка депутлар да  акциядә катнаштылар.

Акция 10 июньгә кадәр барачак. Һәр теләгән кеше аңа кушыла ала.

Алинә Сысоева, фото Андрей Данилов