Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Татарстан парламенты “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләрне кире какты

24 май 2018, 15:39

Татарстан парламенты “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләрне кире какты
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышында “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 438863-7 номерлы федераль закон проекты каралды. Бу уңайдан Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясады.

"Без узган утырышта бу федераль закон проекты турында тәфсилләп фикер алышканнан соң, Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Викторович Володин исеменә Татарстан Дәүләт Советы мөрәҗәгатен кабул иткән идек инде. Әлеге мөрәҗәгать Дәүләт Думасына һәм Россия Федерациясендәге республикаларга юлланды, - диде Разил Вәлиев. - Хәзер әлеге федераль закон проекты Дәүләт Думасы Советында каралып, гадәттәгечә, бәяләмәләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләр әзерләү өчен, барча субъектларга юнәлтелде. Сентябрьдә закон проекты беренче укылышта каралыр, дип планлаштырыла. Закон проектына карата безнең тискәре мөнәсәбәт инде мөрәҗәгатебездә белдерелсә дә, ул вакытта документ безгә әле рәсми юлланмаган иде. Шуңа күрә безгә бүген, Татарстан парламентының фикере исәпкә алынсын өчен, инде хәзер рәсми рәвештә килеп ирешкән закон проектына карата, “хупламыйбыз” дигән карар кабул итү бик мөһим".

Ул закон проектының Россия халыкларының туган телләрен, Россия Федерациясе составындагы республикаларның дәүләт телләрен ата-аналар теләге белән бөтенләй укытмауны яки уку программасының мәҗбүри булмаган яки факультатив өлешенә генә күчерүне күздә тотуын искәртте. “Сез барыгыз да аңлыйсыз, республикаларның дәүләт телләренә һәм туган телләргә куркыныч яный. Бу закон проекты РФ Конституциясе таләпләренә, федераль закон нормаларына җавап бирми. РФ Конституциясе һәркемнең туган теленнән файдалану, аралашу, уку һәм иҗат итү өчен телне ирекле сайлый алу хокукын тәэмин итә (26нчы маддә, 2 нче бүлек). Россия Федерациясе барлык халыкларга туган телләрен саклап калу, аны өйрәнү өчен шартлар тудыруга хокукны гарантияли (68нче маддә, 3 нче бүлек). Туган телләрне тиешенчә укымый, өйрәнми торып, туган телләрне саклап калу, үстерү өчен шартлар тудыру гарантияләре үтәлмәячәк. Туган телләрне өйрәнүне уку планының вариатив өлешенә күчерү ата-аналар арасында һәм ата-аналарның мәктәп белән конфликтларына китерүе ихтимал. Бер елны туган телне өйрәнүне сайлаячаклар, икенче елга баш тартачаклар – бернинди системалы өйрәнү булмаячак. туган телне уку планының мәҗбүри өлешеннән чыгару педагогик составның, фәнни мәктәпнең югалуына китерәчәк”, - дип билгеләп узды Разил Вәлиев.

Республикаларның дәүләт телләренә килгәндә, депутат әйтүенчә, аларның рәсми өлкәләрдә кулланышын тәэмин итә торган чараларның берсе – аның төп гомуми белем алганда өйрәнелүе. РФ республикаларының дәүләт телләрен тулы күләмдә өйрәнүне гамәлдән чыгару - бу телләрнең дәүләт телләре сыйфатында гамәлдә булуын какшатачак, ди ул.

“Без бу федераль закон проекты кабул ителергә тиеш түгел дип саныйбыз. Башка республикалар да безне яклар,  дип өметләнәбез. Дәүләт Думасындагы депутатларга да өметләнәбез, хәзер һәр тавыш әһәмиятле. Без тавышларыбызны ишетерләр, дип ышанабыз. Без күп милләтле илебезнең дуслыкта һәм татулыкта яшәве, барыбызның да төрле, әмма бердәм булуыбыз белән горурланабыз. Әгәр Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килгән шушы закон проекты кабул ителә икән, якын киләчәктә күп милләтлелегебезне, күп теллелегебезне, мәдәни күптөрлелегебезне һәм рухи байлыгыбызны югалту куркынычы бар”, - ди Разил Вәлиев.

Ул бүген бу мәсьәләнең комитет утырышында каралганын искәртте. Дәүләт Советының Хокук идарәсе һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы да бу закон проектын хупламавын әйтеп узды. 

Әлеге мәсьәлә буенча үз фикерләрен депутатлар Татьяна Воропаева, Ксения Владимирова, Рафаэль Юнысов, Мәгъзүм Сәлахов җиткерде. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев закон проектына карата фикерен белдереп: “Татарстан парламенты Россия Федерациясе Конституциясе бозылу яклы карар кабул итә алмый”, – диде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Татарстанның тел мәсьәләсендә артык каты басым ясамавына һәм башка формалар табуы турында өндәп тәкъдимнәр килүен әйтте. “Без сайлаучыларыбызның теләген белдердек. Көн саен безгә туган тел, дәүләт теле белән нәрсә булып бетәр, дигән сораулар килә. Туган тел ул – күп милләтле Россия теле. Владимир Владимирович Путин да, илебезнең барлык җитәкчеләре Россиянең төрле халыкларның буыннан-буынга тапшырылучы гореф-гадәтләре, традицияләренә бай булуы турында сөйли. Россия Федерациясе шулай яши. Бу вазгыятьтән ничек чыгу турында тагын бер кат уйларга кирәк", - дип белдерде Парламент рәисе.

Аның әйтүенчә, бу мәсьәләне хәл итүдә утырып, бер-береңне тыңлау да булышыр иде. "Без бердәм Россия, зур илдә тынычлык һәм татулык яклы. Депутатларның чыгышларында яңгыраган борчылу күп милләтле илебезне тел проблемасы буенча яргаларга ярамавы турында сөйли. Аңлау булыр дип уйлыйм", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 438863-7 номерлы федераль закон проектын кире какты.

"Татар-информ" МА язмасмы буенча, Андрей Данилов фотолары