төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото



Анатолий Фомин ТР Иҗтимагый палатасының 2017 елгы эше турында хисап тотты

24 май 2018, 17:39

 Анатолий Фомин ТР Иҗтимагый палатасының 2017 елгы эше турында хисап тотты
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатага социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар белән эшне көчәйтергә кушты. Бу хакта ул бүген сессия утырышында белдерде. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин 2017 елгы эш юнәлешләре турында чыгыш ясады.

“Сез социаль юнәлешкә йөз тоткан коммерцияле булмаган оешмалар белән ни дәрәҗәдә актив шөгыльләнәсез? Алар барысы да теркәлгәндә әйткән тема буенча үз функцияләрен үтиме, финанслар ягыннан хисап тотамы? Игътибар белән карагыз. Алар белән хезмәттәшлек итәргә кирәк. Шушы эшләр белән чынлап торып шөгыльләнүчеләрне карарга кирәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Анатолий Фомин социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар саны артуын, исемлектә 600 гә якын оешма булуын, аларның милек, финанс, мәгълүмати һәм башка төрле дәүләт һәм муниципаль ярдәмнәр алуын билгеләп узды. “Гражданлык җәмгыятен үстерү буенча РФ Президенты грантларына, республика конкурсларында катнашу буенча югары нәтиҗәләр Иҗтимагый палатаның коммерцияле булмаган оешмалар белән максатчан эшләвенең дәлиле булып тора”, - диде палата рәисе. Ул узган елда 89 оешманың федераль конкурсларда җиңгәнен, аларга 125 млн сум күләмендә ярдәм күрсәтелгәнен билгеләп узды.

Анатолий Фомин социаль өлкәләрдә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларның халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү өчен каралган бюджет акчасыннан файдалана алуын кайгырту бурычы торганын, бу нисбәттән, Министрлар Кабинеты каршында координацион советка теләктәшлек әһәмиятле бурыч булуын билгеләп узды.


"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.