Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







"Бердәм Россия" яшьләрне зур тормышка әзерли

25 май 2018, 16:20

"Бердәм Россия" яшьләрне зур тормышка әзерли
Бүген Казан ратушасында «ПолитЗавод» республика иҗтимагый-сәяси проекты дипломантлары, лауреатлары һәм гран-при ияләренә бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләү тантанасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның урынбасары Римма Ратникова үткәрде.

Проект яңартылган форматта 2015 елда старт алды. Ул чагында анда 500гә якын кеше катнашты. Бу сезон исә 2017 елның сентябрендә ачылды. Анда республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарыннан 906 гариза килде. Проектта катнашучыларның күпчелеге – 700 кеше – вуз студентлары.

Бүген Казан ратушасының зур залына проектта катнашучы 100 кеше җыелды.

«Без инде җиде ай сезнең белән бергә. Шушы вакыт эчендә без сезнең актив, кызыксынучан, проблеманың сәбәпләрен күрә һәм аларны хәл итү юлларын табарга сәләтле булуыгызны күрдек», - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

КФУ аспиранты Ләйсән Атнабаева, Әлмәт районыннан Всеволод Дворкин һәм Казаннан Марат Сальмушев проектның лауреатлары булып танылды. Аларның барысы да ноябрь аенда Мәскәүдә узачак Synergy global forum га чакыру алды.

ТР яшьләр Хөкүмәте әгъзасы Олег Некошин һәм яшь әни, эшкуар Нина Шимина гран-прига лаек булды. Аларның икесен дә Европа Советына – Страсбургка (Франция) стажировкага җибәрәчәкләр.

Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, республика «ПолитЗавод» проектында катнашучыларның берсен дә югалтырга җыенмый һәм тиздән аларның һәркайсы республика тормышында актив катнашуга бәйле тәкъдимнәр алачак. 

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары