Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

Разил Вәлиев танылган немец тәрҗемәчесе белән очрашты

28 май 2018, 15:36

Разил Вәлиев танылган немец тәрҗемәчесе белән очрашты
Бүген Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев танылган немец тәрҗемәчесе Роземари Титце белән очрашты. Әңгәмәдә шулай ук Татар ПЕН-үзәге җитәкчесе, язучы Әхәт Мушинский катнашты.

Сөйләшү барышында Разил Вәлиев Германиядән килгән кунакка Татарстан парламенты һәм комитет эшчәнлеге турында сөйләп узды. Аерым алганда ул Татарстанда җуган телләрне һәм республиканың дәүләт теле буларак татар телен мәктәпләрдә укыту белән бәйле вәзгыятькә тукталды. "Мәктәп программаларында әлеге мөһим дәресләрне ирекле калдыруга без катгый рәвештә каршы чыктык, - диде ул. - Хәзерге вакытта федераль парламент белән якларны килештерү эшләре дәвам итә. Күп регионнар, бигерәк тә милли республикалар безнең позицияне яклыйлар. Чөнки алар телне мәҗбүри укытмаган очракта мәдәният тә, гореф-гадәтләр дә, ахыр чиктә милләт үзе дә юкка чыгасын аңлыйлар".

Татарстан парламентарие немец язучысына мәдәни хезмәттәшлек һәм мәгърифәт программалары белән алмашу кысаларында Германиядә татар әдәбияты антологиясен немец телендә бастырып чыгару мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Роземари Титце үзенең Татарстан башкаласына Лев Толстой тормышын өйрәнү максатында килүен әйтте. Ул шулай ук Татарстанда милли мәгариф эчтәлеге белән кызыксынды һәм чираттагы китап чыгару планнарын сөйләде.  

Матбугат үзәге