Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Дәүләт Советында җиңүчеләрне бүләкләделәр

26 май 2018, 15:55

Дәүләт Советында  җиңүчеләрне бүләкләделәр
Бүген республика парламентда Идел буе округы яшьләренең закон чыгу инициативалары буенча "Парламент 2030" бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Бәйге быел өченче тапкыр үткәрелде. Бүләкләү тантанасында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин катнашты.

"Шунысы куанычлы – бу бәйге үз тирәсенә  елдан-ел күбрәк катнашучыларны җәләп итә,  – дип билгеләп үтте Шакир Яһүдин тантана ачылышында. – Яшьләрнең күбрәк хокукый дәүләт принципларына тартылулары һәм җәмгыятьнең социаль-икътисадый тормышында булган  актуаль проблемалары өстендә эшләргә теләүләре  бик мөһим. Сез югары хокукый  һәм сәяси мәдәниятне  актив рәвештә тормышка ашыручылар  булырсыз дип ышанам".

Татарстан Дәүләт Советы, КФУның яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе  буенча департаменты, Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла торган бу проект белемле яшь закон чыгаручыларны өйрәтүгә юнәлтелгән. Биредә катнашучыларга федераль һәм республика законнарына үз тәкъдимнәрен  кертү мөмкинлеге бирелер  дип көтелә.

Өч ел эчендә әлеге проект яңа дәрәҗәгә иреште. Республика бәйгесе быел төбәкара статус алды.  Идел буе округы буенча 800 кеше катнашырга теләк белдерде.

Нәтиҗәдә, сайлап алулардан соң 350 кеше үз закон проектын яклады,  аларның унысы финалистлар булып танылды.

Катнашучыларның эшләре Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга юлламасында билгеләп үтелгән иң актуаль темаларга багышланган иде.

Шулай ук, үз-үзен эш белән тәэмин итүче  гражданнарның статусы турында законнар,  җирләү эшләрен җайга салу һәм җинү символларын рекламада  әһәмиятен үзгәртеп куллануны тыю турында тәкъдимнәр бар иде.

Проектның җинүчеләре "Минем закон чыгару инициативам" дип аталган Бөтенроссия конкурсы финалында катнашачаклар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, биш финалист инде конкурсның язгы сессиясендә катнашты һәм абсолют җинүче булып кайты.

Шулай ук лауреатларга Россия Дәүләт Думасында стажировка һәм Федерация Советында практика узу мөмкинлеге бирелә. 

Алинә Сысоева