Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










Фәрит Мөхәммәтшин авыл эшмәкәрлеген иминиятләштерү турында уйларга тәкъдим итте

30 май 2018, 9:38

Фәрит Мөхәммәтшин авыл эшмәкәрлеген иминиятләштерү турында уйларга тәкъдим итте
Сөткә сатып алу бәяләре төшкәндә, мөгезле эре терлекләрнең баш саны да кими һәм бу вакытта авыл эшмәкәрлеген иминиятләштерү аеруча актуаль, дип әйтте бүген Биектау районында җирле үзидарә башлыклары белән узган семинар-киңәшмәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин апрель ахырында Федераль Җыен каршындагы Закон чыгару советы президиумы утырышында авыл эшмәкәрлеге иминияте механизмы турында уйлау кирәклеген инде тәкъдим иткәнлеген искә төшерде.

“Әлеге мәсьәлә ахыргача уйланып бетерелмәде. Илнең күп кенә төбәкләреннән утырышта катнашкан белгечләрнең күбесе бу мәсьәләгә җитди карады. Сөткә сатып алу бәяләре төшүдән зур югалтулар кичерәбез”, - диде ул.

Утырышта шулай ук җирле үзидарә һәм республика муниципаль берәмлекләр советының алга таба үзара эшчәнлеген карадылар.

Фәрит Мөхәммәтшин ел дәвамында һәр муниципаль берләшмәдә бер-ике кооператив булдыруны тәкъдим итте. Хәзерге вакытта Татарстанда 188 авыл кооперативы, шул исәптән 15 кредит кооперативы эшләп килә.

Парламент башлыгы шулай ук кооперативлар төзү буенча инструкция белән күрсәтмә әсбап булдырылачагын хәбәр итте.

Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында районнар үсешендә кайбер күрсәткечләр динамикасы турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин республикадагы иң зур җирлекләрнең берсе - Питрәч районы Шәле авылы буенча канәгатьсезлек белдерде. Узган ел анда терлек саны кабат кимегән.

“Ике ел элек без сезне тәнкыйтьләгән идек инде. Хәзер янә 30 башка киметкәнсез”, - диде ул. Җирле үзидарә башлыгы авыл янында юл салыну сәбәпле, көтүлекләргә чыгу юлының өзелеп калганлыгын әйтте.

“Шәленең сөт ризыкларына Казан базарларында ихтыяҗ һәрвакыт зур. Безгә хәзер сыерларны йөртү өчен җир асты кичүе йә күпер төзергә кирәк буламы?” - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм бу мәсьәлә хакында Питрәч районы башлыгы белән фикерләшәчәген әйтте.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары