Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттәге 1нче мәктәпне йөз еллык юбилее белән котлады

31 май 2018, 19:53

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттәге 1нче мәктәпне йөз еллык юбилее белән котлады
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттәге 1нче мәктәпне йөз еллык юбилее белән котлады. Башта ул Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм “Татнефть” оешмасы җитәкчесе Наил Маганов белән мәктәпне карап чыкты, ә аннары Татар дәүләт драма театры бинасында узган тантанада катнашты.

Бер гасыр вакыт узып, күпме сулар акса да, беренче мәктәп элек тә, хәзер дә үз кыйбласына тугры калды, милли йөзен үзгәртмәде дияргә була. Балаларда милли үзаң тәрбияләүне беренче урынга куйды һәм хәзер дә шулай. Әлеге юбилей уңаеннан нефтьчеләр төбәгенә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килде.

“Бик күп шәхесләрне укытып чыгарган беренче мәктәп бөтен республика күләмендә олы горурлыгыбыз. Мин бу данлы вакыйга шаһиты булуым белән чиксез шатмын, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, коллективны һәм укучыларны бәйрәм белән котлап. - Иң элек безнең өчен һәрвакыт өлге булып калачак һәм мәктәпнең матур башлангычында торган Мирза Каюм улы Таһировны искә алырга һәм аның якты истәлеге күңелләрдә мәңгегә булуын әйтергә кирәктер. Аның исеме мәктәп тарихында гына түгел, бөтен нефтьчеләр төбәгендә эре хәрефләр белән уелды һәм мәңгеләштерелде. Милли йөзе булган мәктәп әле дә үзенә тугры. Коллектив бердәм, көчле укучылар бар”.

Дәүләт Советы Рәисе мәктәптәге милли тәрбия системасының нык булуына басым ясады. "Бу мәктәпне төбәкнең "милли мәгариф бишеге" дияргә була, чөнки биредә милли рух хөкем сөрә, халыкчан тәрбия бирелә", - диде ул.

Тантанада мәктәп тормышында балкыган һәм үз өлешен керткән һәр мөгаллимне билгеләп уздылар. Фәрит Мөхәммәтшин озак еллар мәктәптә эшләгән укытучыларга Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Моннан тыш, ул мәктәп коллективына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәтен дә җиткерде. Анда 1нче мәктәпнең Әлмәт төбәгендәге иң яхшы белем бирү оешмаларының берсе булуы турында әйтелә. Бүләкләр белән бергә матур мизгелләр дә күп булды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин да алдынгы укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. “Беренче мәктәп һәрвакыт һәм һәрьяклап беренче булырга тиеш”, - диде ул.

Мәктәп уңышында һәм бүгенге бөтенлегендә иң элек «Татнефть» җәмгыятенең өлеше зур булуын да аерым атап үттеләр. Компания генераль директоры Наил Маганов та үз чиратында олы вакыйга уңаеннан мәктәп коллективына 1 млн сум сертификат һәм микроавтобус бүләк итте.

Мәктәпне шефлыкка алган «Татех» акционерлык җәмгыяте һәм аның генераль директоры Ирек Әкрамович Хәйруллин исә компьютер кабинетын яңартуга 1 270 000 сум күләмендә сертификат тапшырды.

“Әлмәт таңнары” газетасы язмасы буенча