Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Дәүләт Советында Яшь закон чыгаручыларның I форумы бара

30 май 2018, 12:50

Дәүләт Советында Яшь закон чыгаручыларның I форумы бара
Бүген республика парламентында Татарстан Яшь закон чыгаручыларының I форумы үз эшен башлады. Чараны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, парламент комитетлары вәкилләре, муниципалитетларның яшь депутатлары, Татарстан районнарыннан сәяси партия вәкилләре катнаша.

Форумда Татарстанның 90 инициативалы яшь гражданы катнаша. Чара Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы инициативасы белән оештырылды.

Римма Ратникова  чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар исеменнән сәламләде.

«Законнар иҗат итү – ул чыннан да бик катлаулы процесс, әмма шул ук вакытта бик кызыклы да, – дип яшь закон иҗат итүчеләргә мөрәҗәгать итте Римма Ратникова, – кайвакыт тормышнын ниндидер  бер җирендә  хата булса,  аны бик тиз генә кулыңа каләм алып  тәртипкә китереп булыр кебек  тоела, әмма чынлыкта болай гади генә түгел».

Римма Ратникова «Законнарны бергә язабыз!» дигән парламент проекты турында да искә алды. Проектның инициаторы – Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Программаның төп максаты – закон чыгару органының закон чыгару инициативасы булган гражданнар белән уртак эшчәнлек алып баруы.

Аннан соң беренче закон чыгару форумында катнашучыларга Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин мөрәҗәгать итте.

Ул республикада яшьләр потенциалын тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылганын билгеләп үтте, 2017 елның рейтинг нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте иң яхшы дип танылуын искә төшерде.

«Закон чыгару базасы өстендә эшләүдә инициативалы яшьләр булуы республика өчен бик мөһим. Шулай  позитив-революцион юнәлештә эшләвегез дә яхшы», – диде Рөстәм Гарифуллин.

Чара ахырында «Россиядә һәм Татарстанда закон чыгару процессы стадияләре» турында мәгълүмат белән Дәүләт Советы Хокук идарәсе башлыгы Марат Сөнгатуллин чыгыш ясады.

Делегатлар эшне профильле комитетларда дәвам итәчәкләр. Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшингә тәкъдим итү өчен иң яхшы закон проектлары сайланачак.

Алинә Сысоева, Андрей Данилов фотолары