Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Юрий Камалтынов җәмәгать судьяларына “закон буенча хөкем итегез, намусыгыз чиста булыр” дигән теләк белдерде

04 июнь 2018, 17:04

 Юрий Камалтынов җәмәгать судьяларына “закон буенча хөкем итегез, намусыгыз чиста булыр”  дигән теләк белдерде
Бүген Татарстан Дәүләт Советында тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклык тапшырдылар.

Документларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов кулыннан 12 җәмәгать судьясы алды. Аларның дүртесе әлеге вазифага беренче тапкыр, сигезе инде кабаттан билгеләнде.

“Зур суд системасы турында тәэсир халык белән сезнең үзара ничек эшләвегездән чыгып билгеләнә”, - дип билгеләп үтте парламентарий.

Хөкемдарларга закон буенчамы әллә намус белән хөкем итәчәксезме, дип яратып бирә торган соравы белән депутат булган Туфан Миннуллинны искә алып, Юрий Камалтынов: “Закон буенча хөкем итегез, намусыгыз чиста булыр!” дигән теләк белдерде.

Татарстан Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев җәмәгать судьяларына җәмгыять алдында әхлакый яктан җаваплы булырга кирәклеген билгеләп үтте. Ул хөкемдарларда булырга тиешле: намуслылык, принципиальлелек, объективлык, максатчан, гаделлек, эмоциональ яктан тотрыклылык, сатылмаучанлылык, сабырлык кебек сыйфатларны атады.

Шулай ук Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов җәмәгать судьяларын таныклык алу белән котладылар һәм гадел булуларын, федераль һәм республика законнарын саклауда уңышлар теләделәр.

“Гражданнар алдында безгә йөкләнгән җаваплылыкны тулаем аңлыйбыз”, - диде Биектау районы буенча 2нче участок җәмәгать судьясы Наталья Волколовская.
 

"Татар-информ" МА язмасы буенчва, Андрей Данилов фотолары