Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Дәүләт Советында фотокүргәзмә ачылды

30 май 2018, 11:39

Дәүләт Советында фотокүргәзмә ачылды
Бүген Дәүләт Советында «Минем кече Ватаным» бәйгесе нәтиҗәләре буенча фотокүргәзмә ачылды. Татарстан координация советы һәм «Бердәм Россия» партиясе «Рус география җәмгыяте»нең Татарстан региональ бүлеге белән берлектә оештырылган бәйге яшь буын арасында патриотик кыйммәтләрне популярлаштыруга ирешкән.

Күргәзмәне ачу тантанасында Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстанның Рус географиясе җәмгыяте рәисе Дмитрий Шиллер һәм «Регионнар бердәмлеге» оешмасы  директоры Евгений Тюриков катнашты.

Оештыру комитетына барлыгы 500дән артык эш килгән. Фотобәйгедә  өстәмә белем оешмаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, урта һәм югары белем бирү учрежденияләреннән  яше егерме бердән артмаган студентлар катнашты.

Күчмә экспозиция нигезендә «Минем кече ватанымның архитектурасы»,  «Туган ягымнын гореф-гадәтләреләре», «Туган якның пейзажы», «Туган ягымның истәлекле урыннары» номинацияләре буенча иң яхшы эшләр сайланды. Барлыгы 30 дан артык эш тәкъдим ителгән иде.

Шулай ук, ачылу барышында проектның иң яхшы фотолар авторларын бүләкләделәр.

Тантананы ачканда, Светлана Захарова балаларга бәйгедә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Сез үз үрнәгегездә туган илне ярату белән беррәттән гражданлык позициягезне дә күрсәтәсез», – дип билгеләп үтте ул.

Татарстанның Рус география җәмгыяте рәисе Дмитрий Шиллер әйтүенчә, күргәзмә оештыру  идеясе команданың катлаулы экспедициясе вакытында барлыкка килгән.

«Безнең команда катлаулы экспедицияләрдә булган вакытта мәктәп укучыларына  дөнья матур икәнлеген күрсәтергә кирәк дигән фикергә килдек,–  диде Дмитрий Шиллер, –  үзебез төшергән фотолардан торган күргәзмәләрнең уңышлы узуын күреп, балаларны да  туган яклары турында сөйләтергә кирәк дигән тәкъдим туды. Һәр район, һәр авыл үзләрнең шәхси фотокүргәзмәләрен  ясасалар, аннаң соң Татарстанның һәм Россиянен муниципаль районнарында күрсәтсәләр без бик шат булыр идек».

Фотосәнгать яратучыларның күчмә күргәзмәсе 2018 елның июнь аеннан август аена кадәр Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә тәкъдим ителәчәк. 

Алинә Сысоева, Андрей Данилов фотолары