Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Депутатлар Казанның яңа генераль планын хуплады

13 июнь 2018, 16:45

Депутатлар Казанның яңа генераль планын хуплады
Депутатлар Казанның яңа генераль планын хупладылар. Бу карар бүген Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты белән “РФ гражданнарын һәркем түли ала торган һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасын гамәлгә куюны контрольдә тоту комиссиясенең уртак утырышында кабул ителде.

Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева сүзләренчә, шәһәр төзелеше сәясәтенең 2007-2008 еллардагыдан төп аермасы – гамәлдәге чикләр буенча шәһәр территориясен үстерүгә һәм төзекләндерүгә юнәлеш бирү. “Алдагы генплан шәһәр күләмен 1,5 тапкыр – 18 мең кв метрга зурайткан”, - дип аңлатма бирде ул.

Яңа генпланда үзәкнең җәмәгать, мәдәният һәм вәкиллек функцияләрен үстерүгә басым ясала, дип билгеләп үтте докладчы.

Бөтен шәһәр шартлы рәвештә ике участокка бүленә: сакланырга тиешле территорияләр (10 мең чамасы га) һәм үстерелергә тиешле территорияләр, диде Прокофьева. “Беренче территорияләрдә яңа төзелеш чикләнә диярлек, ягъни ул билгеле параметрлардан артырга тиеш түгел, - дип сөйләде ул. – Казанның яңа генпланы 2035 ел ахырында яңа яшәргә килүчеләрне дә (якынча 1,5 млн кеше) исәпкә алып, барлык социаль объектларның санын билгели”.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев сүзләренчә, Казанның яңа генераль планы 2030 елга кадәр Республика социаль-икътисади үсеш принципларына туры китерелеп эшләнгән. Алар,  беренче чиратта, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев фикеренчә, элек генераль планга ул кадәр ныклы игътибар бирелмәгән. “Зур эш башкарылды. Әмма тарихи үзәк концепциясен өстәргә кирәк. Бик җаваплы өлеше. Җәмәгатьчелеккә хәбәр итеп баруыгызны сорыйбыз”, - диде ул баш архитекторга.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары