Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Социаль сәясәт комитеты Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын ике ведомствога аеруны хуплады

13 июнь 2018, 15:44

Социаль сәясәт комитеты Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын ике ведомствога аеруны хуплады
Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын ике мөстәкыйль ведомствога - Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Спорт министрлыгына үзгәртү тәкъдимен хуплады.

Бу үзгәртеп коруга ихтыяҗны республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева яшьләр сәясәтенә “комплекслы якын килү”нең мөһимлеге, шулай ук заманча яшьләр даирәсендә килеп чыккан чакыруларга оператив җавап бирү кирәклеге белән аңлатты.

“Әлбәттә, хәзерге министрлыкта яшьләр белән эшләү күләгәдә кала, минем карашка, оештыру ресурслары җитми, - дип фикерен белдеде Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова. - Бу ведомстволарның йомшаруына юл куймаска кирәк, яшьләр сәясәте мәсьәләсен җентекләп эшләү мөһим”.

Татарстан Хөкүмәте структурасында үзгәрешләр турындагы тәгаен карар Дәүләт Советының якындагы утырышында кабул ителәчәк.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары