Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы 21 июньдә узачак

14 июнь 2018, 15:56

Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы 21 июньдә узачак
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы 21 июньдә узачак. Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышында билгеле булды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.

Утырыш башында Юрий Камалтынов ТАССР Югары Советының 80 еллыгына багышланган юбилей чараларына әзерлек барышы туында сөйләп узды. Республиканың беренче чакырылыш парламенты депутатларын сайлаулар 1938 елның 26 июнендә була. Парламент җитәкчесе урынбасары әйтүенчә, Югары Совет Татарстанда парламентаризмга нигез салды һәм закон чыгару системасын булдырды.

Юрий Камалтынов шулай ук күптән түгел Пермь шәһәрендә узган Идел буе федераль округына керүче Россия төбәкләре парламентлары ассоциациясе утырышы турында хәбәр итте. Анда кадетлар мәктәпләре һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләре турында сөйләшү булган.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, комитетлар тәкъдиме белән, Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә 31 сорау кертелүен әйтте.

Шул исәптән, Татарстан Республикасының 15 закон проектын, 8 федераль закон проектын карау ниятләнә. «Өч закон проекты икенче укылышка әзерләнде. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проектын кертүне тәкъдим итә. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проектын һәм «Татарстан Республикасы Экология кодексының 8 статьясына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проектын әзерләде», - дип белдерде Лилия Маврина.

Ул, шулай ук, утырышның көн тәртибенә «Волонтерлык өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проекты беренче укылышта каралачагын белдерде.

Сессиядә «ТР дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Законының 10 статьясына һәм Муниципаль хезмәт турында ТР кодексына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проекты беренче укылышка кертелә. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» ТР законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проекты, шулай ук, беренче укылышка тәкъдим ителә. «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында» ТР Законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында» ТР законы проектын да депутатлар беренче укылышта караячаклар.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы итеп үзгәртү турында Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимен килештерү хакында сөйләшәчәкләр.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары