төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 23 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото











Көн кадагында - милли мәгариф, милли тәрбия мәсьәләсе

13 июнь 2018, 18:57

Көн кадагында - милли мәгариф, милли тәрбия мәсьәләсе
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре татар телен өйрәнү буенча яңа методика үзләштерүдә тәҗрибә сыный. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте.

“Мәгариф министры Рафис Борһанов тәкъдиме белән, татар телен өйрәнү буенча өр-яңа методика булдырылды. Ул “140 сүз” дип атала. 15 июньгә беренче татар теле дәресе билгеләнгән. Аны министрлыкның югары составыннан алып, һәр хезмәткәр укыячак.

Лариса Сулимаәйтүенчә, әлеге методика нигезендә, татарча сөйләм телен кыска вакыт аралыгында өйрәнеп булачак.

“Без беренче мәлдә әлеге дәресләрне үзебезнең министрлык өчен үткәрәбез. Соңрак исә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне дә яңача укытуга тартачакбыз”, - диде Мәгариф министры урынбасары.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров балалар бакчасында татар теле укытучыларын кыскарту хакында сүз башлады.

“Мәктәп системасындагы тәрбияне халык традицияләренә нигезләнеп алып баруыгыз бик яхшы. Әмма соңгы вакытта Казандагы 82 татар балалар бакчасында татар теле укытучыларын кыскарту игълан ителгән дигән хәбәрләр килеп иреште. “Татар теле укытучылары кыскарачак” дип җитәкчеләрне чакырып әйткәннәр. Балалар бакчаларында балаларны татарча укытмыйбыз икән, мәктәпкә күчкәч, анда ниндидер традицияләргә таянып тәрбия бирү урынсыз булачак. Ни өчен балалар бакчаларында кадрлар кыскартыла?” - диде Ринат Закиров Мәгариф министры урынбасары Лариса Сулимага.

Лариса Сулима әлеге мәсьәлә хакында конкрет мисаллар китерә алмавын әйтте.

“Балалар бакчаларында татар теле укытучылары кыскартылу буенча конкрет мисаллар китерә алмыйм. Мондый мәгълүмат минем кулымда юк. Без, киресенчә, полилингваль балалар бакчалары булдыруга йөз тотабыз. Мәгариф министрлыгы да моны хуплады. Аның нигезендә, белем бирү, тәрбия процесслары рус телендә дә, татар телендә дә алып барылачак. Әмма әлегә балалар бакчаларында татар теле укытучыларын массачыл рәвештә кыскарту турында җавап бирергә әзер түгелмен. Бу мәсьәләне эш өчен алырга һәм андый статистика булса, шуны күтәреп, нәтиҗәләр чыгарырга алынам”, - диде Мәгариф министры урынбасары.

Разил Вәлиев мәгариф министры урынбасарына: “Ни өчен милли мәктәпләрдә тәртип бозучы балалар азрак?” дигән сорау бирде. Лариса Сулима исә миллилек принцибы буенча мониторинг алып барылмавын белдерде.

“Быел Татарстан укучылары арасында, наркотикларга каршы үткәрелгән тестта өч уңай проба табылды. Алар барысы да эре шәһәрләрдә теркәлде. Һөнәри уку йортлары студентлары төрле дәрәҗәдәге 58 хокук бозу гамәлендә гаепләнә. Алар арасында профилактика эшләре бара. Мәктәп эчендәге “учетта” 3042 бала тора, 2000нән артык бала балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә исәпкә алынган. Без бервакытта да тәртипсез балаларның кайсы мәктәптә: гомуми белем бирү мәктәбендәме, милли яисә коррекцион мәктәптә күбрәк булуын аерып карамадык, - диде Лариса Сулима.

Татарстанда ата-аналарны балаларының Интернет куллану мәсьәләсе күбрәк борчый. Утырышта бу хакта да сүз булды. Мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, узган уку елында үткәрелгән республикакүләм ата-аналар җыелышлары турында сөйләде һәм ата-аналарны кызыксындырган темалар хакында әйтте.

“2017-2018 уку елында барысы 7 республикакүләм ата-аналар җыелышы үткәрдек. Соңгысын мәгариф министры Рафис Борһанов үзе алып барды. Җыелышларның тематикасын сайлаганда,  төрле министрлык, ведомство, җәмәгатьчелек һәм ата-аналар фикерен җыйдык. Ютуб каналында барлык җыелышларның тулы версиясе эленде. Аларны барлыгы 40 меңнән артык ата-ана караган. Бу – узган уку елы өчен начар күрсәткеч түгел”, - диде Лариса Сулима.

Ата-аналарны иң нык кызыксындырган темалар да билгеле. Әйтик, "Баланың виртуаль дөньясы: Интернет – дусмы, дошманмы?" (Балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итүдә ата-аналарның роле) темасына узган җыелышны 12 878 карау теркәлгән. "Балада стресс: ничек танырга һәм ярдәм итәргә?" (Балалар һәм яшүсмерләр тормышындагы конфликтлы һәм кризислы ситуацияләрне җиңүдә эффектлы методлар) темасы 8342 карау җыйган.

“Киләсе 2018-2019 елгы уку елы башыннан әлеге эш юнәлешен дәвам иттерәчәкбез”, - диде мәгариф министры урынбасары.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.