төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 20 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото






Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы башланды

21 июнь 2018, 10:23

Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы башланды
Бүген иртәнге унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы ачылды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып бара. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Президиум Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә 31 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Аларның 15 - Татарстан Республикасының закон проектлары, 8 - федераль закон проекты.

Утырышта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы итеп үзгәртү турында Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимен караячаклар.

Көн тәртибен тикшерү барышында профиль комитетлары рәисләре Шакир Яһүдин һәм Леонид Якунин, КПРФ фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов өстәмә мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкару турында.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларын раслау турында.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы итеп үзгәртү турында Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимен килештерү хакында.

“2018 елга, 2019  һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 470-5 номерлы  Татарстан Республикасы   законы проекты турында  (I укылыш).

  “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 
469-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында                          (I укылыш).

“Оешмалар мөлкәтенә салым турында” Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 461-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 “Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым  түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына  үзгәреш кертү хакында” 462-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында    (I укылыш).

“Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 455-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

 “Татарстан Республикасы Җир кодексының 321 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 442-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

 “Татарстан Республикасы Экология кодексының 8 статьясына үзгәрешләр кертү турында”  446-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

 “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында”                  458-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

“Татарстан Республикасы муниципаль норматив  хокукый актлары регистры турында”  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”  465-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында           (I укылыш).

“Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясе чикләре һәм аның статусы турында” һәм “Питрәч муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында” 467-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

“Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында”  Татарстан Республикасы Законының 9 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 459-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында                     (I укылыш).

“Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 464-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

“Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында” 453-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 “Ихтыярыйлык (волонтерлык) өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 460-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

“Физик культура һәм спорт турында” Татарстан Республикасы Законының 6 һәм 14 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 463-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

“Татарстан Республикасында куллану кәрзине турында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында” 466-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

“Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Республикасы Законының 111 статьясына үзгәреш кертү хакында” 468-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

“Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан  товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар турында” Федераль законның 5 һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

“Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законның 311 статьясына үзгәреш кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хакында.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты эше турында хисап.

2017 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эше турында хисап.

“Россия Федерациясе Музей фонды һәм Россия Федерациясендә музейлар турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 439036-7 номерлы федераль закон проекты турында (музей предметларын һәм музей коллекцияләрен дәүләт исәбенә алу тәртибен төгәлләштерү өлешендә).

“Россия Федерациясе Җир кодексының 3912 статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы хакында.

“Биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгы турында техник регламент” Федераль законга үзгәреш кертү хакында” 430058-7 номерлы федераль закон проекты турында (биналарны газлар белән пычранудан саклау максатларында).

“Тимер юлда даими рәвештә пассажирлар ташуны оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 433157-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

“Нотариат турында Россия Федерациясе законнары нигезләренең          12 һәм 30 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 426821-7 номерлы федераль закон проекты турында (халык саны аз һәм бару кыен булган җирлекләрдә нотариатка булышу хакында).

“Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында” Федераль законның 5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 434985-7 номерлы федераль закон проекты турында (Украина гражданнарының яисә Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләренең аерым районнары территорияләрендә даими яшәүче гражданлыгы булмаган затларның Россия Федерациясендә вакытлыча булу срогы өлешендә).

“Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында” Федераль законның 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 434992-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясендә хезмәт эшчәнлеген эшкә яисә патентка рөхсәте булмыйча башкарырга хокуклы чит ил гражданнары категориясен төгәлләштерү өлешендә).

“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 15 һәм 23 бүлекләренең аерым статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 455237-7 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт секторы оешмалары тарафыннан бюджет һәм бухгалтерлык хисабын бозган өчен җаваплылык өлешендә).

“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына Россия Федерациясендә аерым категориядәге товарлар әйләнешен тыюны үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 456502-7 номерлы федераль закон проекты турында.

“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 1.3.1 статьясына үзгәреш кертү хакында” 433984-7 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт һәм муниципаль идарә итүнең төрле өлкәләрендә кылган хокук бозулар өчен Россия Федерациясе субъектларының административ хокук бозулар турындагы законнары белән административ җаваплылык билгеләү өлешендә).

“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына Россия Федерациясе территориясе аша автомобиль һәм тимер юл транспортында транзит халыкара йөкләр ташу кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 457554-7 номерлы федераль закон проекты турында.

“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында (суд утырышында  видеоконференц-элемтә системаларыннан файдалану юлы белән катнашу мөмкинлеген билгеләү өлешендә)” 460541-7 номерлы федераль закон проекты турында.

“Россия Федерациясе гражданлыгы турында” Федераль законның 14 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 468413-7 номерлы федераль закон проекты турында (Бөек Ватан сугышы ветераннары тарафыннан Россия Федерациясе гражданлыгын гадиләштерелгән тәртиптә алу өлешендә).

“Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре  һәм пикетлар турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 468834-7 номерлы федераль закон проекты турында (гавами чараны оештыручының бурычларын төгәлләштерү өлешендә).

“Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый акт проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү турында” Федераль законның 5 статьясына үзгәреш кертү хакында” 475641-7 номерлы федераль закон проекты турында (норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый акт проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә вәкаләтле бәйсез экспертлар буларак аккредитация алуга дәгъва итүче физик һәм юридик затларга өстәмә таләпләр билгеләү өлешендә).

 “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.5 һәм 9.5 статьяларына  үзгәрешләр кертү хакында” 441285-7 номерлы федераль закон проекты турында (капиталь төзелеш объектларын (ОКС)  төзү өчен объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу таләп ителмәгән очракта, файдалана башлаганчы, капиталь төзелеш объектларының дәүләт кадастр исәбенә куелырга тиешлеген кертү өлешендә).  

“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 468798-7 номерлы федераль закон проекты турында   (гавами чара үткәрү хокукыннан явыз ниятләрдә файдаланган өчен административ җаваплылык билгеләү турында).

 “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына балигъ булмаган затны санкцияләнмәгән гавами чарада катнашуга җәлеп иткән өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәреш кертү хакында” 462244-7 номерлы федераль закон проекты турында.

“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 462244-7 номерлы федераль закон проекты турында (бурычлы зат мәгълүмат таратуны туктату яисә аны кире кагу турындагы таләпне үтәмәгән өчен җаваплылык билгеләү өлешендә).

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.