Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото











Көн тәртибендә - балалар сәламәтлеге

20 июнь 2018, 19:39

Көн тәртибендә - балалар сәламәтлеге
Бүген Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт – Милосердие” берләшмәсе депутатлары һәм табиблар КДМУда утырышта балалар сәламәтлеген саклау өлкәсендә проблемалы мәсьәләләр, шул исәптәy мәктәптә кукучыларда төрле авыруларның артуы турында фикер алыштылар.

“Хәзер РФ Дәүләт Думасында мәктәптә сәламәтлек саклау эшенә кагылышлы аерым документларга үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты карала. Бүген без һәр мәктәптә дә медицина кабинеты, бигрәк тә лицензияле медкабинет булмавын беләбез. Моның өчен шартлар юк. Бу мәсьәләне хәл итү юлларын уйларга кирәк”, - дип аңлатма бирде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова.

 Россиянең һәр мәктәбендә профессиональ психологлар булырга тиеш. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, бүгенгә Татарстанның барлык 1403 мәктәбендә 403 мең бала укый. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы нормативы буенча 500 укучыга бер психолог туры килергә тиеш. Депутат мәгълүматлары буенча республика мәктәпләрендә 496 педагог-психолог эшли, бу нормадан ике тапкыр диярлек ким.

“Хәзер Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 300 укучыга 1 психолог туры килергә тиешлеге турында норматив документ әзерли”, - диде “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе.

Бүген проблемалы мәсьәлә буенча КДМУ пленар утырышында фикер алыштылар, шулай ук РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, табиблар, профессорлар, Россия белән Татарстанның төрле ведомстволары вәкилләре балалар сәламәтлеге проблемалары хакында да сөйләштеләр.

“Психологлар кирәк. Әмма психологлар мәктәптә эшли һәм мәктәп директорына бәйле була алмый. Ул социаль даирәдән булырга тиеш. Алар мәктәпкә килеп, мәктәпге вазгыятьне карарга тиеш. Шул вакытта психолог эше нәтиҗәле булачак”, - дип үз фикерен белдерде Татарстан Премьер-министрының җәмгыять берләшмәләре буенча киңәшчесе Андрей Кондратьев.

"Татар-информ" МА язмасы буенча,  Андрей Данилов фотолары