Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы икегә бүленде

21 июнь 2018, 11:00

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы икегә бүленде
Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы итеп үзгәртү турында тәкъдиме белән килештеләр.

ТР Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров бу мәсьәләне карау ихтыяҗы күптән туганын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, ныгыту буенча күптөрле мәсьәләләр күтәрелгән, моңа бәйле рәвештә, башкарма хакимият органнарында яшьләр дәүләт сәясәте белән шөгыльләнүче аерым структура булдыру карар ителгән.

«Бу тәкъдимнәрне исәпкә алып, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Спорт министрлыгы итеп үзгәртүне тәкъдим итәбез», - диде Шамил Гафаров.

Ул, Яшьләр эшләре министрлыгына дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә функцияләр белән дәүләт идарәсен һәм Спорт министрлыгына физик тәрбия һәм спорт үсеше функцияләрен йөкләү күздә тотылганын әйтте.

Социаль сәясәт комитет рәисе Светлана Захарова комитета депутатлар тарафыннан тәкъдимнең хупланганын белдерде.

Депутатларның күпчелегенең тавышы белән, тәкъдим хупланды.

"Татар-информ" МА язмасы буенча,  Андрей Данилов фотолары