Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында законга үзгәрешләр кертелә

21 июнь 2018, 11:30

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында законга үзгәрешләр кертелә
Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында” ТР Законының 9 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов әйтүенчә,  әлеге закон проекты җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләрен җайга сала торган “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында”  Татарстан Республикасы Законы нигезләмәләрен “Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру ягыннан тәэмин итү өлкәсендә хокукый җайга салуны камилләштерүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына  үзгәрешләр кертү турында” 2018 елның 18 апрелендәге 76-ФЗ номерлы агымдагы елның 18 июленнән гамәлгә керүче Федераль законга кертелгән үзгәрешләргә туры китерүгә юнәлдерелгән.

- “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” Федераль законга җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү һәм җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү өлешендә Россия Федерациясе субъекты бюджеты проектын эшләгәндә Россия Федерациясе субъектларында дәүләт хакимиятенең иң югары башкарма органнарына  Россия Федерациясе субъектларының Судьялар советы белән үзара эшчәнлек итү бурычын йөкләүгә кагылышлы, шулай ук җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итүгә бүлеп бирелгән финанслар күләмен киметүне Россия Федерациясе судьялар советы белән килештерү бурычын билгеләүгә кагылышлы үзгәрешләр кертелде, - диде ул -. Моннан тыш, Федераль закон тиешле суд участогы җәмәгать судьясына җәмәгать судьясы аппараты эшчәнлегенә җитәкчелек итү вәкаләтләрен йөкләүне күздә тота, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарына җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләренең хезмәт узуына бәйле кайбер мәсьәләләрне тиешле суд участогы җәмәгать судьясы белән килештерү бурычын йөкли (аерым алганда, җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләрен күчереп йөртү, аларга бүләкләү һәм җәза чаралары куллану, җәмәгать судьясы аппарат хезмәткәрләренең отпусклар графигын раслау).

Югарыда бәян ителгәннәр “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында” Татарстан Республикасы Законының 9 һәм 10 статьяларын төзәтмәләр кертү зарурлыгын раслый.

Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары