Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Питрәчнең Кощак авыл җирлеге чикләре үзгәртелү турында закон проекты кабул ителде

21 июнь 2018, 12:36

Питрәчнең Кощак авыл җирлеге чикләре үзгәртелү турында закон проекты кабул ителде
Питрәч муниципаль районының Кощак авыл җирлеге муниципаль берәмлегенең Казан шәһәре белән чиктәш чикләре үзгәртелә. Бу хакта закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында каралды. Парламентарийлар аны беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

«Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясе чикләре һәм аның статусы турында» һәм «Питрәч муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы закон проекты буенча Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясады. Ул әлеге закон проектының Питрәч муниципаль районы һәм аның составына керә торган Кощак авыл җирлеге муниципаль берәмлегенең Казан шәһәре белән чиктәш чикләрен үзгәртү максатыннан әзерләнгәнен әйтте. Бу шушы территориядә зират комплексы төзелеше планлаштырылуга бәйле.

«Каберлекләр комплексы проектында 148 мең күмү урынына исәпләнгән татар һәм рус зиратлары төзелеше ниятләнә. Шулай ук парковка урыны һәм зиратка кадәр юл төзелеше каралган. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге составына кертелүгә планлаштырыла торган җир кишәрлекләре сәнәгать җирләре категориясенә карый», - дип ул чикләрне үзгәртү максатыннан, Кощак авыл җирлегендә, Питрәч муниципаль районында һәм Казан шәһәрендә җәмәгать тыңлаулары узганын әйтте. «Фикер алышулар нәтиҗәләре буенча, муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр чикләрне үзгәртү инициативасын хупладылар. Вәкиллекле органнар тарафыннан тиешле карарлар кабул ителде. Шулай итеп, закон тарафыннан каралган процедуралар тулы күләмдә үтәлде», - диде министр.

Парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы закон проектының комитет утырышында каралганын һәм хупланганын белдерде. Тиешле оешмалардан уңай бәяләмәләр алынганын билгеләп узды.

Зират комплексы төзелеше 2017 елның көзендә башланган.

"Татар-информ"  МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары