Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Волонтерлык өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон кабул ителде

21 июнь 2018, 13:08

Волонтерлык өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон кабул ителде
Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында депутатлар “Ихтыярыйлык (волонтерлык) өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” ТР закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул иттеләр.

Депутатлар Артур Гәбделҗанов, Светлана Захарова, Лилия Маврина һәм Алексей Созинов тарафыннан әзерләнгән закон проекты Татарстан Республикасы территориясендә ихтыярыйлык (волонтерлык) өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга сала.

Депутат Алексей Созинов билгеләп үткәнчә, закон проекты Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә  органнарының әлеге өлкәдә вәкаләтләрен билгели.

 Аерым алганда, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә түбәндәгеләр керә: башкарма хакимият органнары һәм алар карамагындагы дәүләт учреждениеләре белән ихтыярыйлык (волонтерлык) эшчәнлеге оештыручылары арасында үзара эш итү тәртибен раслау;  ихтыярыйлык (волонтерлык) оешмаларына  Татарстан Республикасының тиешле дәүләт программаларын (ярдәмче программаларын) эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү,  ихтыярыйлык (волонтерлык) эшчәнлеген популярлаштыру һ.б.

Закон проекты белән шулай ук  2018 елның 5 февралендәге  15-ФЗ номерлы  Федераль    закон нигезендә Татарстан Республикасы законнарын  үзгәртүгә юнәлдерелгән Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертелә. Мәсәлән, “Татарстан Республикасында яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында", “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”, “Физик культура һәм спорт турында”,  “Наркоманияне һәм таксикоманияне профилактикалау турында” һәм “Татарстан Республикасында гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә  аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертелә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары