Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Җәмәгать судьялары сайланды

21 июнь 2018, 11:05

Җәмәгать судьялары сайланды
Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында депутатлар иң элек Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайладылар. Кандидатларны ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев тәкъдим итте, депутатлар фикерен Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин ирештерде.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп биш елга Татарстан Республикасы Бөгелмә суд районы буенча 2 нче суд участогына – Ефремова Елена Геннадиевна, Алабуга суд районы буенча 2 нче суд участогына Шәкүрова Асия Фазылҗан кызы, Түбән Кама суд районы буенча 10 нчы суд участогына Җәләев Роберт Ренат улы, Казан шәһәренең  Совет суд районы буенча 6 нчы суд участогына  Шумунова Роза Вячеславовна сайланды.

Татарстан Республикасы Лениногорск суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны бер елга отставкадагы судья  Босова Любовь Александровнага,  Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 8 нче суд участогы  җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны бер елга отставкадагы судья  Стасюк Валентина Степановнага йөкләнде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары