Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” законга үзгәрешләр кертелә

21 июнь 2018, 15:44

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” законга үзгәрешләр кертелә
Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында депутатлар “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” законга һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты Альберт Хәбибуллин Россия Федерациясе Президентының 2017 елның 12 октябрендәге 476 номерлы Указы белән федераль дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләү өчен квалификация таләпләре дәүләт граждан хезмәте стажы яисә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча эш стажы өлешендә йомшартылган булуын искә төшерде.  Әлеге Указ нигезләмәләрен исәпкә алып, закон проектында шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кирәкле стажга карата квалификация таләпләрен киметү тәкъдим ителә.

Моннан тыш, “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль законның 281 статьясында җирле үзидарә органнары тарафыннан гражданнар белән муниципаль хезмәтнең югары квалификацияле кадрлары составын булдыру максатларында максатчан укыту турында шартнамәләр төзү мөмкинлеге каралган. Мондый шартнамәләрне төзү Россия Федерациясе субъекты законында билгеләнгән тәртиптә конкурс нигезендә башкарыла.

Моңа бәйле рәвештә Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына конкурс комиссиясе эшчәнлеген җайга сала торган нигезләмәләрне, максатчан укыту турында шартнамә төзүгә дәгъва итүчеләрне бәяләү һәм сайлап алу критерийларын кертү каралган.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары