Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




2018 елда Татарстан федераль бюджеттан 70 миллиард сумнан артык акча алачак

25 июнь 2018, 17:13

2018 елда Татарстан федераль бюджеттан 70 миллиард сумнан артык акча алачак
Казанның Эшкуарлар йортында Федерация Советы һәм Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, шулай ук төбәкнең башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашында Татарстан икътисадына федераль акча җәлеп итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

2018 елда Татарстан федераль бюджеттан 71,9 миллиард сум акча алачак, бу узган елгы күрсәткечтән 4 процентка артыграк. Аның 36 миллиарды республикага күчерелгән инде. Мондый уңай динамика футбол буенча Дөнья чемпионаты үткәрү һәм алда көтелгән WorldSkills чемпионаты белән бәйле, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева.

Акчаның күп өлеше сәнәгать (28,8 миллиард), авыл хуҗалыгы (6,5 миллиард) һәм социаль өлкәне (5,5 миллиард), шулай ук мәгариф, транспорт, сәламәтлек саклау тармакларын үстерүгә һәм гражданнарны торак белән тәэмин итүгә юнәлдереләчәк.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары