Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Дәүләт Советында шәхси яр­дәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында фикерләштеләр

27 июнь 2018, 16:18

Дәүләт Советында шәхси яр­дәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында фикерләштеләр
Дәүләт Советының Законнарга һәм аларның кулланылышына мониторинг комиссиясе утырышында шәхси яр­дәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында республика законын тормышка ашыру һәм фермерларны субсидия­ләү­нең яңа формаларын га­мәлгә кертү зарурилыгы мәсь­ә­ләләре каралды. Комиссия әгъзалары шәхси яр­дәмче ху­җалыкларга ярдәм итүгә бүлеп бирелә торган бюджет средстволарын бирү һәм алардан файдалануга контрольлекне кө­чәйтү зарури дип исәпли.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында республика законының Дәүләт Советында 2015 ел азагында кабул ителгән­леген искә төшерик. Бүген республикада 1200дән артыграк гаилә фермасы һәм 450 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 5 мең чамасы крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Шәхси хуҗалыклар ел саен республика авыл хуҗалыгы продукция­сенең гомуми күләменнән яртысыннан артыграгын җитештерә. Хәзерге вакытта Татарстанда авыл­да фермерларга ярдәм итүне күздә тоткан 20дән артыграк рес­публика программасы тормышка ашырылып килә.

Дәүләт Советы Матбугат хезмәте