Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото











Дәүләт Советында яшь парламентарийлар яңа пенсия системасы хакында сөйләштеләр

04 июль 2018, 19:51

Дәүләт Советында яшь парламентарийлар яңа пенсия системасы хакында сөйләштеләр
Бүген Дәүләт Советында Россия Федерациясендә пенсия билгеләү һәм түләүгә кагылышлы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында федераль закон проектын камилләштерү максатыннан тәкъдимнәр әзерләү буенча стратегик сессия булды. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу ТР Дәүләт Советы каршында эшләүче Иҗтимагый яшьләр палатасы һәм республиканың предприятиеләр һәм оешмалар яшьләре берлеге тәкъдиме белән оештырылды.

Стратегик сессия эшендә Дәүләт Советы депутатлары, Иҗтимагый яшьләр палатасы советы әгъзалары, эшче яшьләр һәм республиканың Яшь юристлар ассоциациясе әгъзалары катнашты.

Чарада катнашучылар бүген күтәрелгән мәсьәләнең бик тә җитди булуын, ил күләмендә актив рәвештә бу хакта фикер алышулар баруын искәрттеләр. Пенсия тармагына кертергә тәкъдим ителә торган аерым күрсәткечләрне кабат җентекләп тикшерү зарурлыгы хакында әйтеп, яшьләр өчен эш урыннары булдыруда өстәмә комплекслы чаралар күрү, хезмәт хакларын индексацияләү, һөнәри берлекләрнең ролен арттыру хакында да фикер алыштылар. 

Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сессиядә катнашучыларны  конструктив сөйләшүгә чакырды. "Тәкъдим ителгән үзгәрешләр безнең пенсионерларның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшырту ниятеннән кертелә. Без пенсияләрнең кимүенә юл куя алмыйбыз.  Бу - пенсия реформасы тугел, бәлки пенсия тармагына кайбер үзгәрешләр кертү генә.  Карала торган закон проекты кабул ителүгә безнең гражданнарның  тормыш дәрәҗәсен күтәрә торган  норматив закон актлары да кабул ителергә тиеш. Шул исәптән яшьләр тормышына да кагылышлы", - дип саный парламентарий. 

Депутатлар яшьләр белән бергәләп стратегик сессиянең көн кадагында торган мәсьәләләр - пенсия реформасының ирләрнең һәм хатын-кызларның  яшь параметры, пенсия күләмен арттыру, пенсия балларын туплау хакында да фикер алыштылар.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте,  Андрей Данилов фотолары