Дәүләт Советының яңалыклары

Римма Ратникова «Алтын каләм» фестивален ачты

11 июль 2018, 15:20

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова "Алтын Каләм - 2018" дип аталган балалар һәм яшүсмерләр матбугаты респудлика фестиваленең финал этабын ачуда катнашты. Әлеге тантана Казанның Елга портында үтте, шуннан фестивальдә катнашучылар "Павел Миронов" теплоходында Болгар-Свияжск-Алабуга маршруты буйлап өч көнлек эш сәфәренә киттеләр.

Фестивальне оештыручыларга, анда катнашучыларга һәм аларның остазларына мөрәҗәгатьитеп, Римма Ратникова 1996 елдан бирле үткәрелеп килүче фестивальнең сәләтле балаларны берләштерүен билгеләп үтте. "Фестиваль республика журналистикасының күренекле вәкилләре белән танышу, үзара дуслашу, аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә, - диде ул. - Аның зона этапларын үтеп, сез үзегезнең нәрсәгә сәләтле булуыгызны исбатладыгыз инде. Әлбәттә, киләчәктә барыгыз да журналист булып китмәс, әмма фестивальдә катнашу дәверендә туплаган белемнәрегез, тәҗрибәгез һәрвакыт кирәк булачак, ә бүген башланачак сәфәр дөньяга һәм тормышка карашыгызны киңәйтәчәк".

Булачак каләм әһелләренә шулай ук ТР Яшьләр эшләре буенча министры Ламир Фәттахов, "Ватаным Татарстан" газетасы редакторы Миңназыйм Сәфәров, КФУның Югары Журналистика мәктәбе директоры Леонид Толчинский һәм башкалар үз теләкләрен әйттеләр.    

ТР Дәүләт Советы матбугат үзәге