Дәүләт Советының яңалыклары

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан тәбрикләве (2018 елның 22 августы)

20 август 2018, 16:43

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның  Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан тәбрикләве (2018 елның 22 августы)

Хөрмәтле татарстанлылар! 22 августта илебез Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. Сезне шушы бәйрәм белән котлыйм.

Ак, зәңгәр һәм кызыл төсле әләм – илебезнең иң төп дәүләт символларының берсе. Ул Ватаныбызның куәтен һәм бәйсезлеген күрсәтә, патриотлык һәм тынычлыкка омтылу идеяләрен, ышанычлылыкны һәм иминлекне, Ватанга карата уй-фикерләрнең чисталыгын һәм аңа булган мәхәббәтне гәүдәләндерә. Ил мәнфәгатьләрен яклауга, гаять бай тарихи-мәдәни мирасны саклауга бердәй омтылышта Россия халыкларын берләштерә. Россия әләмен Җир шарының һәр почмагында беләләр һәм ихтирам итәләр. Дәүләт флагы иң зур җиңүләр һәм әһәмиятле вакыйгалар вакытында күтәрелә, халыкара очрашулар һәм сөйләшүләр дә ансыз үтми.

Кадерле дуслар! Флаг, Герб, Гимн – дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары, аның рухи кодрәтенең иң мөһим өлешләре. Аларда буыннарның тарихи дәвамлылыгы һәм көчле, бердәм булуда илебез үткән күп гасырлы шанлы тарих чагылыш таба.

Бүген Россия нык адымнар белән тотрыклы инновация үсеше юлы белән бара. Татарстан Республикасында яшәүчеләр, үз Ватанына тугры калып, үзләренең иҗади хезмәте белән Россия Федерациясе куәтен ныгытуга саллы өлеш кертә. Без үз куллары белән туган илебезнең данын һәм бөеклеген яулаган борынгы бабаларыбызның эшләрен дәвам итәргә омтылабыз. Соңгы елларда зур уңышларга ирештек, әмма башкарасы эшләр дә күп әле. Демократик казанышларны үстереп, гражданнар арасында тынычлыкны һәм милләтара татулыкны саклап, тырыш хезмәт куеп һәм актив граждан булып, без барыбыз бергә куелган максатларга ирешә һәм иң кыю гамәлләрне тормышка ашыра алырбыз. Россиянең Дәүләт флагы астында Ватаныбызның иксез-чиксез киңлекләрендә игелек һәм гаделлек тантана итсен! Барыгызга да эшләрегездә уңышлар, иминлек һәм бәхет телим! Бәйрәм белән!