Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Разил Вәлиев Анталия татарларына туган тел өйрәнү өчен Татарстан методикасын тәкъдим итте

24 август 2018, 17:33

Разил Вәлиев Анталия татарларына туган тел өйрәнү өчен Татарстан методикасын тәкъдим итте
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Төркиянең Анталия шәһәре татар диаспорасы активистларына татар телен өйрәнү буенча Татарстан методикасын тәкъдим итте. Бу хакта депутат Төркиядән килгән ватандашлар белән очрашуда әйтте.

Төркия татарлары Анталиядә 2 мең чамасы татар яшәвен, үз балаларын милли традицияләр буенча тәрбияләргә теләүче күпбалалы гаиләләр күп булуын әйткән.

Разил Вәлиев сүзләренчә, чит илләрнең алдынгы тәҗрибәсенә нигезендә, Татарстанда татар телен өйрәнү методикасы эшләнгән. Ул бу алымны ватандашларына яшь буын белән эшләүдә кулланырга киңәш итте.

Төркия белән Татарстанны туганлык җепләре бәйли, Казан белән Анталия тугандаш шәһәрләр, диде депутат. Анталия - татарстанлылар арасында популяр туристик юнәлеш, дип искә алды ул.

«Дуслык бер яклы гына була алмый. Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр суынганда да, Татарстан сезнең ил белән дуслыгын өзмәде», – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитеты рәисе.

Татар диаспорасы әгъзалары быел Анталиядә беренче тапкыр Сабан туе үткәрелүен, 25 августта Муса Җәлилне искә алачакларын сөйләделәр.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары