Дәүләт Советының яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин Россия немецлары төбәкара конференциясендә катнашучыларга сәлам юллады

28 август 2018, 15:05

Иртәгә, 29 августта, Казанда Россия немецларының төбәкара фәнни-гамәли конференциясе ачыла. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Россия немецлары төбәкара конференциясендә катнашучыларга сәлам юллады.

Конференция Президент грантлары фонды һәм Немец мәдәнияте халыкара берлеге ярдәмендә “Казан немецлар күзлегеннән һәм алар кулы белән” федераль проект кысаларында үткәрелә. Анда Россиянең 27 шәһәреннән Россия немецлары лидерлары һәм активистлары, шулай ук хәзер Германиядә яшәүче Россия немецлары катнаша.

Татарстан халыклары Дуслык Йортында конференциянең пленар утырышында Россия немецлары традицияләренә, мәдәнияте сакланышына һәм үсешенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.

Татарстан халыклары Ассамблеясы советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин конференциядә катнашучыларга юллаган сәлам текстында ватандашларның һәрчак туганнарча ярдәм тоюының мөһимлеген, ә уртак чараларның халыкларны тагын да ныграк берләштерүен билгеләп үткән.

Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге көндә Татарстан Республикасында Татарстан немецлары автономиясе булдырган Немец йортының республикада милли-мәдәни оешмалар арасында иң активларның берсе булуын әйткән.

“Җәмгыять рухи мәдәниятне һәм телне, гореф-гадәтләрне саклауда, хәйрия акцияләре уздыруда максатчан эш алып бара, яшьләрдә патриотизм һәм башка милләтләргә ихтирам тәрбияли. Узган ел Татарстан Немец йорты Президент грантлары фондының ике социаль проекты җиңүчесе булды. Сүз дә юк, сезнең диалогка, тәҗрибә алышуга әзер булуыгыз бәйләнешләрне, хезмәттәшлекне киңәйтүдә һәм мәсьәләләрне чишүдә яңа сулыш бирәчәк”, - дип белдергән Фәрит Мөхәммәтшин. 

Дәүләт Советы матбугат хезмәте