Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Разил Вәлиев: "Бүгенге көндә Туфан - иң җитмәгән кеше"

29 август 2018, 15:21

Разил Вәлиев: "Бүгенге көндә Туфан - иң җитмәгән кеше"
Кичә Татарстан Язучылар берлегендә күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, 1985-1990 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты, 1995-2012 елларда ТР Дәүләт Советы депутаты булган Туфан Миңнуллинны искә алдылар.

Мәртәбәле чарада Дәүләт Советының профиль комитетлары рәисләре Разил Вәлиев һәм Марат Галиев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин,  төрле елларда  парламентта Туфан Миннуллин белән бергә эшләгән шәхесләр  Фәндәс Сафиуллин, Индус Таһиров, Сүрия Усманова, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, танылган әдипләребез  Гәрәй Рәхим һәм Марсель Галиев, шулай ук халкыбызның мәшһүр артистлары катнашты.  Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова үзенең хәләл җефете – Корбангали әфәнде һәм улы Данияр белән килгән иде.

Туфан Миңнуллин турында истәлекләр уртаклашу чәй өстәле янында, артистларның чыгышлары белән үрелеп барды.

“Без Туфан ага белән 45 ел аралашып яшәдек. Кешенең бөеклеген еллар үткән саен аңлыйсың, Туфан Миңнуллинның шәхесе һәм иҗаты киләчәктә әле тагын да зуррак бәя алачак”, - дип белдерде кичәне алып бару вазифасын үз өстенә алган  Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев.  -Бүгенге көндә Туфан - иң җитмәгән кеше. Туфан кирәкле сүзне иң кирәкле моментта әйтә белә иде. Үтемле итеп әйтә иде. Минем аны искә алмый калган көнем юктыр..."

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Туфан Миңнуллинның Язучылар берлеге эшчәнлегенә, берлеккә әлеге бинаны алу һәм ремонтлауга да зур өлеш керткәнен искәртте. “Туфан абыйның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак башкарган эшләре бәяләп бетергесез, без аның иҗади мирасын да, шәхес буларак та истәлеген сакларга тиеш”, - диде ул һәм шәхсән  үзе тарафыннан Биектау районының Кече Битаман авылында Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия драматурглар семинары оештыруын әйтте. Аны ике елга бер тапкыр үткәрү планлаштырыла. Данил Салихов мәҗлес кунакларын киләсе елда булачак II семинарга алдан ук чакырып куйды.

- Татарга Туфан җитми! - диде Камил Нугаев, соңгы вакытта тел тирәсендә барган ыгы-зыгылы вакыйгаларга ишарә итеп. - Без ун ел дәвамында сессияләрдә Туфан абый белән янәшә утырып эшләдек.  Район башлыкларының хәлләрен аңлый иде ул, егетләр,  әйтәсе килгән фикерләрегезне мина әйтегез, мин үз чыгышымда  аларны искә алырмын, дия иде. Авыл тормышына кагылышлы бер генә мәсьәлә дә ят түгел иде аңа.

Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин үзенең Нурлат районы башлыгы булып эшләгән чорларда Туфан абый белән очрашуларын, гамьле әңгәмәләрне искә алды.

Сурия Усманова исә Туфан Миңнуллин белән  Кече парламентта  бергә эшләгән вакытларны бәян итте. "Биш ел бергә эшләдек, эш көнебез Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин кебек олуг шәхесләр белән киңәш-табыш итүдән башлана иде, - диде ул. - Күтәрелгән мәсьәләләрнең 95 проценты  халкыбыз, телебез, мәдәниятебез хакында була иде".

Фәндәс Сафиуллин, Туфан - минем фикердәшем, көрәштәшем иде, дип белдерде.  Бергә эш сәфәрләрендә йөргән чакларны сагынып искә алды.

Парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев исә Туфан Миңнуллинның бер чакырылыш дәвамында ул җитәләгән комитета эшләвен, язучының икътисади проблемаларны хәл иткәндә саллы фикерләр әйтүен, законнар язганда аларны ничек тә халыкка якынрак итәргә тырышуы хакында сөйләде. "Туксанынчы елларда  җиргә, шәхси милеккә кагылышлы законнар әзерләнде, - диде ул. - Бәхәсле мәсьәләләр күп булды. Хәтеремдә, Җир кодексын тикшерәбез, халыкка җир пайлары бирү хакында сөйләшәбез. Залда  киеренкелек. Шулчак Туфан торды да, 30 нчы елларда халыкны колхозга куып кертеп булмаган, инде бүген кыйнап та колхозлардан чыгарып булмый, дип сүз башлады.  Киеренкелек бетте,  фикер алышу китте. Ул катлаулы икътисади мәсьәләләрне  гади итеп аңлата белә иде. Бәлки бу аның беренче сайлаган һөнәре хисапчы булудан килгәндер. Туфанның безнең комитетта  эшләве, дөресен әйтим, безнең өчен бик кулай булды".

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары