Дәүләт Советының яңалыклары

Светлана Захарова: «Безнең тәкъдимнәрне ишеттеләр»

29 август 2018, 16:39

Светлана Захарова: «Безнең тәкъдимнәрне ишеттеләр»
ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы тарафдарлары лидеры Светлана Захарова Россия Президенты Владимир Путинның телемөрәҗәгатен шәрехләде.

Владимир Путинның бүгенге мөрәҗәгатендә илебез халкына хөрмәт һәм Россиянең пенсия тармагында килеп чыккан хәлләргә карата борчылу хисләре чагыла иде, дип саный Светлана Захарова. «Чыгыш әзерлекле һәм нигезле булды. Безнең очрашуларда, бәхәсләрдә яңгыраган фикерләр мөрәҗәгатьтә чагылыш тапкан. Моннан тыш, Президент россиялеләрне социаль яклау өчен өстәмә чаралар да тәкъдим итә», – дип билгеләп үтте Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе.

 «Пенсия яшенең вариантлары, пенсиягә алдан чыгу мөмкинлеге, шул исәптән күп балалы аналарга кагылышлысы да, эш бирүчеләргә стимул бирү, ташламаларны саклау,  яңа закон буенча пенсиягә чыгучыларга  күчеш чорын бирү, авыл халкына бирелә торган өстәмәләр  – барысы да бик мөһим. Бу чаралар һәммәсе дә законда язылачак. Ягъни алар гарантияләнгән», – дип басым ясады Светлана Захарова.

Исегезгә төшерәбез, июль башыннан "Бердәм Россия" төбәкләрдә 30 меңнән артыграк кеше катнашында пенсия тармагында булачак үзгәрешләр буенча 400 дән артык очрашу уздырды. Әлеге чараларда экспертлар, иҗтимагый оешмалардан вәкилләр катнашты. Йөз меңләгән кеше бу нисбәттән үз фикерләрен белдерә алды. Әлеге фикер алышулар нәтиҗәсендә мең ярымнан артыграк тәкъдим керде. 

Тәкъдимнәр якын арада РФ ФС Дәүләт Думасына закон проектына төзәтмә рәвешендә кертеләчәк, дип белдерде Владимир Путин үзенең телемөрәҗәгатендә.