Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Казанда нефть һәм химия предприятиеләренең халыкара күргәзмәсе ачылды

04 сентябрь 2018, 15:47

Казанда нефть һәм химия предприятиеләренең халыкара күргәзмәсе ачылды
Казанда Татарстан нефть, газ һәм химия форумының тармак күргәзмәләре ачылды. “Нефть, газ. Нефтехимия” һәм “GEO-Казан: Геологоразведка. Геодезия. Картография” экспозициясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Күргәзмәләрдә 150дән артык компания катнаша. “ТАИФ-НК” дәүләт компаниясе OnlineContract электрон сәүдә мәйданын тәкъдим итте. Анда продукцияне арадашчылардан башка алып була. Хәзер платформада “ТАИФ-НК”, Түбән Каманефтехим” һәм “Казаноргсинтез” продукциясе сатыла.

Россия экология, технология һәм атом күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Алексей Алешин күргәзмәдә Россиядә җитештерелгән бик күп инновацион технологияләр һәм җиһазлар тәкъдим ителүен әйтте.

“Санкцияләрне исәпкә алганда, бу бик актуаль. Безгә бүген күрсәткән әйберләр яхшы тәэсир калдыра. Минем уйлавымча, безнең нефтехимия комплексының киләчәге бик тыныч”, - диде күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе.

Татарстан нефть, газ һәм химия форумы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 4 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә уза. Быел әлеге чара Татарстанда нефть ятмалары сәнәгатенең 75 еллыгына багышлана. 

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары