Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото













Казанда мәдәниятара диалог форумы ачылды

05 сентябрь 2018, 16:49

Казанда  мәдәниятара диалог форумы ачылды
Глобаль үзгәрешләр шартларында дөньяның мәдәни күптөрлелеге һәм уртак уңайлыклар өчен хезмәттәшлек аерым кыйммәткә ия. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мәдәниятара диалог форумы ачылышында хәбәр итте. Чара Казан Ратушасында узды. Тантанада ЮНЕСКО Генераль директорының беренче урынбасары Син Цюй, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, ЮНЕСКОның экс-генераль директоры Ирина Бокова, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.

«Без кунакларыбыз арасында олы галимнәр, танылган экспертлар, халыкара җәмәгатьчелекнең күренекле вәкилләре булуга шатбыз. Бу форум эшенең уңышлы булуына әйбәт алшартлар тудыра», - диде Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, технологияләр үскән саен, төрле мәдәниятләрдән булган кешеләр фикер һәм идеяләр алмашу, бер-берен яхшырак белү, бүтән фикер һәм тормыш рәвеше белән танышу өчен зур мөмкинлекләргә ия була бара. Икенче яктан, шул ук технологияләр һәм мегаполисларда яшәү массакүләм холык трендларын формалаштыралар, кешеләр үзләренә охшамаганнарны кире кагарга омтылалар. Шуңа бәйле рәвештә дөнья халыкларының телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү, агрессиядән, мәгълүмати һөҗүмнең җимергеч формаларыннан һәм конфронтациядән котылу өчен мәдәниятара диалогны үстерү,, әхлакый һәм рухи хәзинәләрне арттыру аеруча мөһимләшә бара, дип саный Татарстан Президенты.

«Мәдәниятара диалог бөтен дөньяда тынычлыкның, көч кулланучы экстремизмны булдырмый калуның, кеше хокукларын ихтирам итүнең һәм үзара аңлашуга ярдәм күрсәтүнең әһәмиятле алшартына әверелә. Диалог этник, дини һәм мәдәни билгеләр буенча кешеләрне аерудан котылырга мөмкинлек бирә. Бу идея ЮНЕСКО эгидасында уздырылучы Мәдәниятләрне якынайту халыкара унъеллыгы нигезенә салынган», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Без үткәнебезне саклыйбыз, хәзергебезне иҗат итәбез, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Бу – безнең кыйммәти ориентирыбыз, ул гасырлардан килгән традицияләргә, гади кешеләрнең яшәү рәвешенә һәм дәүләт сәясәтенә нигезләнә». 

Татарстан Президенты фикеренчә, этникара хезмәттәшлек тә зур әһәмияткә ия. Бүген көндә Россиянең 170тән артык халык вәкиле Татарстанны туган йорты дип саный. Республикада Татарстан халыклары ассамблеясе эшли, 8 Халыклар дуслыгы йорты һәм 100гә якын  милли-мәдәни үзәк бар. Тынычлык һәм татулыкны саклауга иҗтимагый берләшмәләр зур өлеш кертә. Беренче чиратта Бөтендөнья татар конгрессы һәм Федераль милли-мәдәни татарлар автономиясе, Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Республика Мөселманнары диния нәзарәте, Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм башка бик күп оешмалар.   

«Республикада бөтен бер программалар комплексы кабул ителгән, милли дәүләт сәясәте өлкәсендә эре проектлар гамәлгә ашырыла, илебезнең әйдәүче мәгариф һәм рухи-гыйльми үзәге – Болгар ислам академиясе эшли башлады. Моннан тыш, бөтен дөньяда мәгълүм булган Казан Мәрьям-ана иконасы соборы торгызыла башлады», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Мин Ирина Георгиевна Бокованың “Успенье соборын һәм Свияжск утрау-шәһәре монастыре” объектын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында сертификат тапшырганда әйткән сүзләрен хәтеремдә саклыйм: “Безнең бурыч – мәдәниятләрне, халыкларны, заманына карамастан, аларның күптөрлелегендә берләштерү өчен мәдәни мирасның меңнәрчә еллардан килгән куәтен арттыру”. Әлеге тезис безнең эшебезнең асылын җитәрлек дәрәҗәдә чагылдыра. Сез аның белән форумыбыз уздырылган көннәрдә таныша аласыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүгенге форум темасы - «Гуманитар иминлекнең һәм тотрыклы үсешнең императивы буларак, кешелек дөньясының мәдәни күптөрлелеген саклап калуда БМО һәм ЮНЕСКО роле» - актуаль һәм мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов Казан мәдәниятара диалог форумы мәдәниятләрне якынайтуның һәм тотрыклы үсеш максатларында бөтендөнья партнерлыгы механизмнарын активлаштыруның эшлекле халыкара мәйданчыкларыннан һәм платформаларыннна берсенә әверелер дип ышаныч белдерде.   

ТР Президенты Матбугат хезмәте язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары