Парламентка халыкны адреслы социаль яклау турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты керде
06 сентябрь 2018, 17:06
Дәүләт Советына Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты керде. Документ 60 яшькә җиткән ир-атлар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар өчен, шулай ук вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукына ия булучы гражданнар өчен, пенсия яшен арттыруга бәйсез рәвештә, социаль ярдәм чараларын, ташламаларны саклап калуга юнәлдерелгән. Профильле комитет җитәкчесе Светлана Захарова закон проектының төп нигезләмәләрен аңлатып үтте.
Закон проекты пенсия алды яшендәге затлар өчен төбәк ташламаларын бирү тәртибен үзгәртүне раслый. Биредә сүз транспортта йөрүгә, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә, теш куйдырту, дарулар сатып алу, күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү өчен түләүгә ташламалар турында бара, диде ул. “Июнь аенда Социаль сәясәт комитетының киңәйтелгән утырышы булды. Анда профильле министрлыклар һәм ведомстволардан, тармак профсоюз оешмалары, иҗтимагый оешмалардан 150дән артыграк кеше катнашты. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге яңалыклар буенча фикер алышу өчен 8 зона мәйданчыгын оештырды. Барлык тәкъдимнәр дә гомумиләштерелеп, закон проектын эшләүчеләргә җибәрелде”, – дип сөйләде комитет башлыгы.
Закон проектын Социаль сәясәт комитетының якындагы утырышында, парламент сессиясендә карап тикшерү күздә тотыла.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте
|