Дәүләт Советының яңалыклары

Парламентка халыкны адреслы социаль яклау турында рес­публика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты керде

06 сентябрь 2018, 17:06

Парламентка  халыкны адреслы социаль яклау турында рес­публика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты керде
Дәүләт Советына Татарстан Рес­публикасында халыкны адреслы социаль яклау турында рес­публика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты керде. Документ 60 яшькә җиткән ир-атлар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар өчен, шулай ук вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукына ия булучы гражданнар өчен, пенсия яшен арттыруга бәйсез рәвештә, социаль ярдәм чараларын, ташламаларны саклап калуга юнәлдерелгән. Профильле комитет җитәкчесе Светлана Захарова закон проектының төп нигезләмәләрен аңлатып үтте.

Закон проекты пенсия алды яшендәге затлар өчен төбәк ташламаларын бирү тәртибен үзгәр­түне раслый. Биредә сүз транспортта йөрүгә, торак-коммуналь хез­мәт­ләр күрсәтүгә, теш куйдырту, дарулар сатып алу, күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү өчен түләүгә ташламалар турында бара, диде ул. “Июнь аенда Социаль сәясәт комитетының ки­ңәйтелгән утырышы булды. Анда профильле министрлыклар һәм ведомстволардан, тармак профсоюз оешмалары, иҗтимагый оешмалардан 150дән артыграк кеше катнашты. “Бердәм Россия” партия­сенең Татарстандагы төбәк бүлеге яңалыклар буенча фикер алышу өчен 8 зона мәйданчыгын оештырды. Барлык тәкъдимнәр дә гомуми­ләштерелеп, закон проектын эш­ләү­челәргә җибәрелде”, – дип сөйләде комитет башлыгы.

Закон проектын Социаль сәя­сәт комитетының якындагы утырышында, парламент сессия­сендә карап тикшерү күздә тотыла.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте