төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 16 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото
















Дәүләт Советы депутатлары ТАССР Верховный Советы Президиумы рәисләре Сәлих Батыев һәм Сәлах Низамов каберләрен зиярат кылды

07 сентябрь 2018, 16:42

Дәүләт Советы депутатлары ТАССР Верховный Советы Президиумы рәисләре Сәлих Батыев һәм Сәлах Низамов каберләрен зиярат кылды
2020 елда республика Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуны тантаналы рәвештә бәйрәм итәргә җыена. Бер гасырлык юбилей кысаларында Татарстан Дәүләт Советы республика тормышында әһәмиятле тагын бер датаны - ТАССР Верховный Советына 80 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Әлеге вакыйгаларга әзерлек барышында төрле чорларда эшләгән парламентарийлар белән очрашулар булачак, Дәүләт Советы депутатлары инде арабызда булмаган хезмәттәшләрен яд итәргә ниятли.

ТАССР Верховный Советының 80 еллыгына әзерлек кысаларында шактый эшләр башкарылды: парламентның элекке җитәкчеләре тормышына һәм хезмәтенә кагылышлы фотолар һәм башка кызыклы материаллар тупланды, каберләре тәртипкә китерелде, төрле тематик чаралар үткәрелде.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм парламентның комитет җитәкчеләре Леонид Якунин, Таһир Һадиев һәм Разил Вәлиев Татар зиратында Сәлих Батыев белән Сәлах Низамовның каберләренә чәчәк салды. 1960-1983 елларда ТАССР Верховный Советы Президиумы Рәисе булган Сәлих Батевны искә алырга аның кызы Эльвира Батыева да килде.

“Әти кешеләрне яратты, кешеләр дә аңа тартылды, ул һәрчак ярдәм итәргә тырышты. Без бөтен нәрсәгә үз көчебез белән ирештек”, – дип әтисен искә алды Эльвира ханым. Легендар Батыевның кызы тормышта, чыннан да, югары үрләргә ирешкән: бүген ул химия фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Депутатлар шулай ук 1952-1959 елларда ТАССР Верховный Советы Президиумын җитәкләгән Сәлах Низамов каберенә дә чәчәк салды. Ул эшләгән елларда, 1957 елдан башлап, Югары Совет сессияләрендә еллык халык хуҗалыгы планнары карала башлый, даими комиссияләр саны арта – булганнарына тагын дүртәү өстәлә: сәнәгать һәм транспорт, авыл хуҗалыгы, халык мәгарифе һәм мәдәнияте, сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин ителеш буенча. Чордашларының истәлекләренә караганда, Сәлах Низамович эштә дә, тормышта да тыйнаклыгы белән аерылып торган.

Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, парламент эшчәнлеге республика тормышыннан аерылгысыз, ә кайвакыт хәтта киләчәк юлын да билгели. “Без барлык буын парламентарийларына да зур хөрмәт белән карыйбыз. Алар кыю һәм тәвәккәл булган, репрессияләнеп тә, соңыннан исемнәре барыбер акланган. Аларның хәтерен саклау – изге бурычыбыз”, – дип сөйләде парламент башлыгы урынбасары.

Шунысын да әйтергә кирәк, Дәүләт Советында парламентның барлык җитәкчеләренең портретлары эленгән. Шул бүлмәгә кем генә керсә дә, алар, парламент җитәкчеләренең республика үсешенә нинди зур өлеш кертүләрен аңлап, аларның шәхесләренә карата зур кызыксыну белдерә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.