Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Хәсәновка депутат таныклыгы тапшырды

11 сентябрь 2018, 13:18

Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Хәсәновка депутат таныклыгы тапшырды
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентына өстәмә сайлауда җиңгән «Игелекле гамәлләр көне» хәйрия фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәновка депутат таныклыгы тапшырды. Дәүләт Советындагы кәнәфиләрнең берсе язын Марат Садыйков ТР Сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнгәч бушаган иде.

Рөстәм Хәсәнов Дәүләт Советы Рәисенә фонд эшчәнлеге турында сөйләде, Социаль сәясәт комитетында эшләү хәйрия оешмасын кызыксындыра торган мәсьәләләр хакында федераль дәрәҗәдә фикер алышырга һәм аларны тагын да нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирәчәген искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин  парламентарийга Татарстан Дәүләт Советында актив эшләвен теләде. Хәзер республика парламентында бер буш мандат та юк.

8 нче Чуйков бермандатлы округы буенча өстәмә сайлауда үзен-үзе тәкъдим иткән Рөстәм Хәсәнов 54,74 процент тавыш җыйды. Сайлауга 13 меңнән артык кеше (исемлекләргә кертелгән сайлаучыларның чиреге диярлек) килде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары