Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Генераль консулы Еркин Токымовны кабул итте

11 сентябрь 2018, 16:02

Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Генераль консулы Еркин Токымовны кабул итте
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы яңа Генераль консулы Еркин Токымов белән очрашты. Парламент башлыгы дипломатны яңа вазыйфага керешүе белән тәбрик итте һәм киләчәктә дә Татарстан белән Казахстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрнең саклануына, парламентара элемтәләрнең алга таба үсүенә ышаныч белдерде.

«Безнең республикалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр гасырлардан килә, сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләр актив үсеш кичерә. Узган елда сәүдә әйләнеше – 707,9 миллион, быелның дүрт аенда 398,2 миллион АКШ доллары тәшкил итте. Якын киләчәктә ул бер миллиардка җитәр дип уйлыйм», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Парламент башлыгы "Россия субъектларында генераль консуллыклар институты  көннән-көн күбрәк абруй казана һәм төбәкләр арасында үзара элемтәләрне шактый ныгыта" дип белдерде.  

Еркин Токымов, үз чиратында, Казанда төрле илләрнең дипломатия вәкиллекләрен булдыру өчен барлык шартлар тудырылган дип белдерде. «Минем өчен Казанда эшләү – зур дәрәҗә, - диде Генераль консул, - 2012 елда ачылган, үз эшчәнлеген Россиянең 12 төбәгендә башкаручы Казахстан Генераль консуллыгының нәкъ менә Татарстан башкаласында урнашуы символик мәгънәгә ия. Бу стратегик яктан бик тә дөрес адым булган».   

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы яңа Генераль консулы Еркин Токымовны һәм республикада эшләүче башка дипломатларны  V чакырылыш республика парламентының 40нчы утырышында катнашырга чакырды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясаячак.

Еркин Токымов белән Фәрит Мөхәммәтшинның очрашуы Дәүләт Советында булды, чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Ольга Благодарова, Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары