Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Республика бюджеты беренче яртыеллыкта 54 процентка үтәлгән

12 сентябрь 2018, 17:25

Республика бюджеты  беренче яртыеллыкта 54 процентка үтәлгән
Татарстанның керемнәр һәм чыгымнар буенча бюджеты 2018 елның беренче яртыеллыгында планнан 54 процентка үтәлгән. Бу хакта бүген Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республиканың финанс министры урынбасары Алексей Шишкин белдерде.

Узган елның әлеге вакыты белән чагыштырганда, салым һәм салым булмаган керемнәрнең артуы 9,9 млрд сумны тәшкил иткән дип белдерде ул. Аның әйтүенчә, бюджетның керем өлешен башкаруның иң күп өлешен 107,7 млрд сум күләмдә салым һәм салым булмаган керемнәр тәэмин иткән.

ТР Финанс министры урынбасары билгеләп үткәнчә, федераль бюджеттан 11 млрд сум килгән. 

Республика бюджеты чыгымнары 87,7 млрд сумны яки расланган күрсәткечтән 36 процентны тәшкил иткән.

“Республика бюджетын башкару гомумән алганда, беренче яртыеллыкта 50 проценттан артыгракны тәшкил итте. Бу бик яхшы күрсәткеч. Узган елларда 50 процентка кадәр җитми иде”, - дип шәрехләде Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе Леонид Якунин.

Татарстанда 2019 елда бер укучы өчен тотылган бюджет чыгымнары ике процентка артырга мөмкин. Бу хакта әлеге утырышта Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов белдерде.

Депутатлар мәктәпкәчә белем бирү, шулай ук гомуми дәүләт оешмаларында өстәмә белем бирүне һәм республиканың гомуми белем бирү оешмаларында һөнәри белем бирүне финанаслар белән тәэмин итү нормативларын раслау мәсьләсен карады.

Мәсәлән, шәһәр лицеенда яки гимназиясендә бер балага бюджеттан еллык чыгым 27 мең 515 сумны тәкшил итә, авыл җирлегендә – 40 мең 203 сум. Шәһәр гимназияләрендә һәм лицей-интернатларында бер укучы өчен чыгым 37 мең 65 сум, авылларда – 37 мең 515 сум.

Мәгариф оешмаларын финанслар белән тәэмин итү нормативлары ел саен кабул ителә. Алар хезмәткәрләрнең хезмәт хакы, җиһазлар, материаллар, уку әсбаплары сатып алуны исәпкә алып формалаштырыла.

“Төп өлеш – ул хезмәт хакы. 2018 елның беренче яртыеллыгында республикада укытучыларның хезмәт хакы 18 процентка артты”, - диде ул.

"Татар-информ" МА язмасы буенча